Чишмэ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Һөнәр сайлар вакыт

Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында район мәктәпләренең 9нчы сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне үтте.

5нче мәктәпнең 9А сыйныф укучылары
5нче мәктәпнең 9А сыйныф укучылары

Бу көнне производствоның күп кенә тармакларында иң кирәкле һөнәрләр – пешекчеләр, автомеханиклар, эретеп ябыштыручылар, техник хезмәтләндерү мастерлары әзерләүче уку йортына 101 укучы килде. Очрашу «Һөнәр кешене түгел, ә кеше һөнәрне сайлый» девизы астында узды.

– 9нчы сыйныфтан соң колледжга яки техникумга укырга керергә булдык. Әлеге вакытта һөнәр һәм уку йортын сайлыйбыз, – диделәр бишенче мәктәпнең 9А сыйныф укучылары Вилена, Амалия һәм Айсылу.

Әйткәндәй, Амалиянең абыйсы да Башкорт агросәнәгать колледжының беренче курсында укый. Башта булачак абитуриентлар колледжның актлар залына җыелдылар, анда аларга социаль педагог Юлия Князева мөрәҗәгать итте. Ул балаларны яңа уку елында булачак һөнәрләр һәм белгечлекләр белән таныштырды.

– Безгә бу бик кызыклы дип уйлыйсызмы?! – дип кычкырды залдан бер егет. Юлия Николаевна аның соравына, бәлки, чара ахырында тугызынчы сыйныф укучылары үз фикерләрен үзгәртер, чөнки хәзерге заманда эшче белгечлекләргә ихтыяҗ зур, дип җавап бирде һәм колледжда белем алуның өстенлекләрен санап чыкты:

– Беренчедән, финанс яктан кытлык кичермәячәксез, чөнки академик һәм социаль стипендия алачаксыз, ә производство практикасы үткәндә акча эшләү мөмкинлеге булачак. Икенчедән, колледж тәмамлаганнан соң, бердәм дәүләт имтиханы тапшырмыйча югары уку йортына керергә була. Өченчедән, «WorldSkills» үзеңне күрсәтергә, инженер һәм эшче һөнәрләргә ия булган студентларга һөнәри яктан үсәргә һәм карьера баскычы буйлап күтәрелергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, колледжда укучы студент кызларыбызның берсе республика бәйгесендә җиңде һәм  һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионатында катнашып призлы урын алды. Ниһаять, дүртенчедән, колледжда тормышта кирәге чыгачак берничә һөнәр алырга була.

Укучыларга әлеге уку йортының тормышы – студентларның чараларда, акцияләрдә һәм конкурсларда катнашуы, уку һәм производство практикасы үткәндә төшкән видеоязмалары һәм фотографияләре белән презентация тәкъдим ителде. Тугызынчы сыйныф укучылары колледж турында буклетлар алдылар.

Студентлар алдында эш белән тәэмин итү үзәге белгече Ирина Мөхәммәтшина да чыгыш ясады. Ул хезмәт базарында нәкъ эшче һөнәрләр кирәк, дип билгеләп үтте. Мәсәлән, Халыкны эш белән тәэмин итү районара үзәгеннән алынган, РФ Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан расланган иң кирәкле һөнәрләр исемлегендә автомеханик, пешекче-кондитер, плитка ябыштыручы-бизәкләүче, эретеп ябыштыручы, автомобильләрне хезмәтләндерү һәм ремонтлау буенча белгеч, авыл хуҗалыгында техник-механик һөнәрләре бар. Колледжда әлеге һөнәрләрнең барсына да укыталар.

Арытаба балаларга колледж буйлап экскурсия оештырылды. Тугызынчы сыйныф укучылары пешекчеләр лабораториясендә десерт әзерләү барышын кызыксынып күзәттеләр. Производствога өйрәтү мастеры Елена Галиуллина һәм өченче курс студенты Альбина Аллагулова тәмле мусс һәм изомальтның ничек әзерләнүен күрсәттеләр. Ә автомобильләр лабораториясендә егетләр двигатель җыюда бик теләп катнаштылар. Производствога өйрәтү мастеры Илшат Сәхәбетдинов техникага кагылышлы сорауларга җавап бирде. Авыл хуҗалыгы машиналары лабораториясендә махсус фәннәр укытучысы Валерий Метликин укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирергә тәкъдим итте.

Балалар биредә белем алган таныш студентларның һәм дусларының, кичәге мәктәп укучыларының үзләрен өлкәннәрчә җитди тотуын күрделәр.  Шөнгәккүл мәктәбеннән Азамат Түләков белән Станислав Борисов әйтүенчә, аларның танышлары һәм дуслары да биредә укый, ә сыйныфташлары Айдар Понамарев белән Денис Дидич машина-трактор паркын техник хезмәтләндерү мастеры һөнәре буенча әлеге колледжга укырга керергә уйлыйлар.

Бүгенге көндә Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында 215 студент белем ала, шуларның 73е беренче курс студентлары.

– Быел тәү тапкыр авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын файдалану һәм ремонтлау төркеменә укучылар кабул иттек.

Урта звено белгечләрен әзерләячәкбез. Уку барышында алар шулай ук техник-механик, барлык категория тракторчылар, «В» һәм «С» категорияле шофер квалификациясе алачаклар, – диде методист Наҗия Ишбулдина.

– Безнең студентлар «Башкир-агроинвест», «Туклану үзәге», «Үзәк» МТС, «Агро-Альянс», «Нерал» җәмгыятьләрендә һәм башка предприятиеләрдә практика үтә, арытаба анда эшкә калу мөмкинлеге бар. Мәсәлән, үткән елда әлеге предприятиеләр җитәкчеләре чыгарылыш кичәсендә студентларга эшкә юлламалар тапшырдылар, – диде Наҗия Әнәс кызы.

 

 

Безнең белешмә

Районара халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Чишмә бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, 15 апрельгә район предприятиеләренә шоферлар, сатучы-кассирлар, йөк төяүчеләр, фасовкалаучылар таләп ителә.

«Рәсәй тимер юллары» җәмгыятенең энергия белән тәэмин итү буенча «Трансэнергия» Куйбышев дирекциясе иң югары хезмәт хакы – 40–45 мең сум тәкъдим итә, анда югары белемле электромеханик таләп ителә. Йөк машиналары шоферлары 25 мең сумга һәм аннан да югарырак хезмәт хакына исәп тота ала. Чишмә район кулланучылар берләшмәсенә яки «Простор» («Ярминкә») җәмгыятенә кассир һәм сатучы-кассир булып урнашып, аена 24 мең сум хезмәт хакы алырга була. Әйткәндәй, райпо парикмахерларны да – хатын-кызлар мастерын яки мастер-универсалны эшкә чакыра.

Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалына хуҗалык мөдире таләп ителә, аның хезмәт хакы 22 мең сум тәшкил итәчәк. Ә «Сладости для радости» җәмгыятендә йөк төяүчеләргә, фасовкалаучыларга һәм формага салучыларга, эшләре бик җиңелдән булмаса да, 15 меңнән 20 мең сумга кадәр хезмәт хакы тәкъдим ителә.

Һөнәр сайлар вакыт
Һөнәр сайлар вакыт
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: