Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 апрель 2022, 14:18

Янгын була калса...

30 апрельдә Рәсәйдә Янгын сагы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Балалар машинаны кызыксынып карадылар
Балалар машинаны кызыксынып карадылар

Чишмә районында янгын хәвефсезлеген поселок үзәгендәге 95нче һәм Узытамак авылындагы янгын сүндерү частьлары тәэмин итә, ә бәла килгән очракта 112 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.

Күптән түгел Чишмә поселогының «Аленушка» балалар бакчасында өйрәнүләр үтте. Иртәнге сәгать 10да янгын тревогасы сигналы кабынды. Балалар бакчасы хезмәткәрләре сабыйларны юрганга төреп, икенче каттагы балкон аша баскыч буйлап бинадан чыгардылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны эвакуацияләү уңышлы үтте, янгын сүндерү машинасы санаулы минутларда килеп җитте…

Бу көнне янгын сүндерү частенда Радик Уразмәтов җитәкчелегендәге каравыл сменасы эшли иде. Балалар белән очрашуга да ул килде. Чөнки ут чыгуны кисәтү янгын сүндерү-коткару эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше булып тора. Зуррак балаларны янгын сүндерүче һөнәре, коткару кирәк-яраклары кызыксындырса, ике яшьлек сабыйлар күзләрен зур итеп ачып бер көпчәге генә дә алардан өч тапкырга зуррак булган машинага карап таң калдылар.

– Шундый очрашуларны еш үткәрергә кирәк, – диде Радик Ураз-мәтов. – Янгын хәвефе мизгеле башланды – кичә генә дә ике тапкыр ут капкан коры үләнне сүндерергә бардык. 

95нче һәм Узытамак авылындагы янгын сүндерү частьлары мәктәп-кәчә учреждениеләрдә даими рәвештә профилактик дәресләр үткәрә. БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарны кисәтү үзәге инспекторы Илһомжон Ачилов, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты белән берлектә үткәрелгән чаралар ярдәмендә балалар катнашлыгындагы фаҗигаләр азрак булыр, дип ышана.

Әйткәндәй, 25 апрельдә янгын хәвефсезлеге айлыгы башланды һәм ул 25 майга кадәр дәвам итәчәк.

 

Янгын була калса...
Янгын була калса...
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: