Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 апрель 2022, 10:00

«Үлемсез полк» һәм Җиңү парады

Май башы бәйрәмнәргә бай була, озакламый берничә көнгә сузылган яллар башланыр.

«Үлемсез полк» һәм Җиңү парады
«Үлемсез полк» һәм Җиңү парады

Бу көннәрдә Уфада фонтаннар ачылу матур бер вакыйга булачак, алар янында инструменталь коллективлар чыгыш ясаячак. Фонтаннар фестивале 12 сәгатьтә башлана. Шул ук көнне Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган чаралар да планлаштырыла.

– 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәмен без, гадәттәгечә, профсоюзлар белән билгеләп үтәбез. Бәйрәмнең төп мәйданы Профсоюзлар йорты каршындагы мәйданчык булачак. Башка шәһәрләрдә һәм районнарда да бәйрәм чаралары уза, – дип хәбәр итте республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бәдрәнов. 

Республикада Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгы алдыннан берничә әһәмиятле чара узачак. Шуларның берсе – вокал коллективлар һәм 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге җырчылар арасында «Бөек Җиңүне данлап!» дип аталган ватанпәрвәрлек җырлары бәйгесе.

Ә 8 майда Рәсәй Геройлары һәм яшь активистлар катнашлыгында «Геройлар Аллеясы»нда һәм «Җиңү урманы»нда юкә үсентеләре утыртылачак. Үзәк мәйданчык – Чишмә районында төзелеп килүче «Патриот» хәрби-ватанпәрвәрлек паркы.

9 майда Уфада Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан парад була. Анда 1 588 кеше, 21 парад расчеты һәм 165 музыканттан торган тынлы оркестр катнаша. Парадта кече авиация вертолетлары һәм самолетлары очышы да булачак. Чараның генераль репетициясе 5 һәм 7 майда 19–21 сәгатьтә Уфа шәһәр Советы каршындагы Октябрь проспектында узачак.

– 8 майда 14 сәгатьтә Рус драма театры каршындагы мәйданда Бөек Ватан сугышы чорындагы автомобиль техникасы күргәзмәсе ачыла. Шунда ук гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру пункты оештырыла һәм традицион солдат боткасы белән кыр кухнясы урнаштырыла, – дип хәбәр итте вице-премьер Ирек Сәгыйтов.

Күп халык катнашлыгында «Үлемсез полк» акциясе оештырыла, Уфада 150 мең кеше, ә тулаем республика буенча 450 мең кеше катнашыр дип көтелә.

– Җиңү көнендә планлаштырылган мөһим чараларның берсе – Совет мәйданында Рәсәй Герое Миңнегали Шәйморатовка куелачак һәйкәл нигезенә Луганск Халык Республикасыннан һәм безнең республика районнарыннан китерелгән җир белән капсула салыначак. 1нче майда  данлыклы дивизия командиры һәйкәленә нигез салу өчен җир алу буенча республика марафоны башлана, – дип ачыклык кертте Азат Бәдрәнов.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бәйрәм тантаналарын оештыручыларга җәмәгать хәвефсезлеге мәсьәләсенә зур игътибар бирергә кушты.

– Үткән елларда «Үлемсез полк» акциясен уздырмадык һәм быел анда катнашучылар күп булыр, дип көтәбез. Шуңа күрә аны җиренә җиткереп оештырырга кирәк, – диде ул.

Фото: «Башинформ» МА

«Үлемсез полк» һәм Җиңү парады
«Үлемсез полк» һәм Җиңү парады
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас: