Чишмэ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 апрель 2022, 15:31

Гомер озынлыгына тиң өч ай

Рәзифә Хөсниярова, Калмаш китапханәсе мөдире 1986 елның 26 апрелендә атом энергетикасы тарихында зур һәлакәт була.

Авария ликвидаторы Игорь Шевченко Калмаш мәктәбе укучылары белән
Авария ликвидаторы Игорь Шевченко Калмаш мәктәбе укучылары белән

Бу коточкыч фаҗигадән соң тулы бер буын үсеп җитте, әмма Чернобыльдә булган вакыйгалар һаман онытылмый. Чөнки үткәндәге хаталарны истә тотканда гына аның киләчәктә дә кабатланмавына өметләнергә мөмкин.

Калмаш авылы китапханәсендә ХХ гасыр фаҗигасенә багышланган Хәтер дәресе оештырылды. Укучыларыбыз коточкыч фаҗига тарихы, шулай ук авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан якташларыбыз турында белделәр. Чарага Игорь Анатольевич Шевченко да чакырылды.

1989 ел, май, июнь, июль... Калмаш авылында яшәүче Игорь Шевченко бу айларны, 90 көн Чернобыльдә булуын беркайчан да онытмас. Ул вакытта Игорь Анатольевич Кременчуг шәһәрендә урнашкан 51170нче хәрби частьта десант-штурм бригадасының 23нче бүлегендә парашют-десант ротасы командиры вазифасында хезмәт итә. Инструктор-парашютчының исәбендә 140 сикерү.

Чернобыль атом электростанциясендә авария турындагы хәбәр бөтен дөньяны тетрәткән вакытта аны, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашу өчен, башка хәрбиләр белән өч айга Чернобыльгә җибәрәләр, чөнки күбрәк булырга ярамый.

Ул авыр көннәр турындагы хатирәләре белән уртаклашты, авариянең экологиягә һәм кешеләргә зыян китерүе турында сөйләде.

«Кешеләр зонага нибары ун минутка гына керде.

Без Чернобыль һәлакәтеннән соң тирә-юньдәге радиоактив матдәләрне бетерүдә катнаштык. Радиациядән соң бөтен техника тутыккан иде, әле булса барысы да күз алдында тора», – дип искә ала ул көннәрне Игорь Шевченко.

Китапханәдә «Чернобыль: ачы хәтер һәм мәңгелек хәсрәт» дип исем-ләнгән күргәзмә оештырылды. Чернобыль – бик күп язмышларны өзгән олы фаҗига. Бу һәлакәтне бетерүдә катнашкан кешеләрнең  хезмәте – чыннан да зур батырлык. Аларның берсе дә онытылмасын, һәрберсе тиешле хөрмәтне күреп яшәсеннәр иде. Кеше язмышларын җимерүче андый һәлакәтләр бүтән беркайчан да кабатланмасын.

Гомер озынлыгына тиң өч ай
Гомер озынлыгына тиң өч ай
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: