Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 апрель 2022, 11:55

Кече эшкуарлыкны үстерүгә игътибар бирелә

Хакимият башлыгының икътисад, инвестицияләр һәм малтабарлык эшчәнлеге буенча урынбасары – бизнес-шериф Артем Бәдретдиновның Чишмә районында эшкуарларга ярдәм итү чаралары турында сөйләвен үтендек.

Кече эшкуарлыкны үстерүгә игътибар бирелә
Кече эшкуарлыкны үстерүгә игътибар бирелә

Республиканың һәр муниципалитетында социаль-икътисади үсешне тәэмин итү буенча оператив штаблар булдырылырга тиеш.

Алар предприятиеләр арасында логистик элемтәләрне җайга салу, чимал белән тәэмин итү, партнерлар эзләүдә ярдәм күрсәтү өчен кирәк. Радий Хәбиров бизнес-шерифлар белән үткән очрашуда алар алдына шундый өстенлекле бурычлар куйды.

– Артем Марс улы, санкцияләр шартларында безнең районда кече бизнесны үстерү өчен республика тарафыннан нинди ярдәм чаралары күрсәтеләчәк?

– Әгәр экспорт эшчәнлегенә ярдәм булса, логистикага, ягъни чыгымнарны каплау мәсьәләсен хәл итүгә акча биреләчәк. Боларның барысы да предприятиеләр санын арттыру һәм аларны саклап калу өчен генә түгел, шулай ук арытаба үстерү һәм үз продукцияләрен сату өчен базарлар ачу мөмкинлеге бирү өчен дә эшләнә. 

– Бездә продукциясен чит илгә озатучы предприятиеләр бармы?

– Бар, әлбәттә, болар – «Сладости для радости», «Феникс», «Башкортстанның май заводы» җәмгыятьләре... Мәсәлән, «Сладости для радости» күптәннән инде үзенең кондитер ризыкларын Казахстанга һәм Кытайга озата.

Әйткәндәй, республика хөкүмәте халыкара хезмәттәшлекне үстерү өчен Үзбәкстанда һәм Кытайда сәүдә вәкиллекләре ачарга җыена. Авыл хуҗалыгы продукциясен тиз арада Кытайга, Берләшкән Дәүләтләр Берлеге илләренә һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиягә озату өчен «Агро-экспресс» проекты өстендә эш башланды. Премьер-министр Андрей Назаров бизнес-шерифлар белән очрашу вакытында шул хакта хәбәр итте.

– Азык-төлек сәнәгате өлкәсенә генә түгел, ә авыл хуҗалыгы товарлары җитеште-рүчеләргә дә ярдәм чаралары күрсәтеләчәк...

– Әйе, дәүләт тарафыннан тәү тапкыр җиһазлар сатып алуга киткән чыгымнарның 40 проценты капланачак.

– Хуҗалык итүнең кече формалары өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка киләчәкме?

– Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче фермерлар, шәхси предприятиеләр, кооперацияләр, шулай ук үзмәшгульләр буларак теркәлгән шәхси ярдәмче хуҗалыклар шундый ярдәмгә исәп тота ала. Әлегә республика дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтү тәртибе эшләнә. Авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр орлык, химия чараларын, техника һәм җиһазлар сатып алу өчен субсидия алуга исәп тота алалар. Шулай ук сөт җитештерүгә, бәрәңге һәм башка яшелчәләр үстерүгә киткән чыгымнарны каплауда ярдәм күрсәтеләчәк, максаты – аларны шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерүне арттыру... Бу чараларның барысы да илдә азык-төлек иминлеге булдыру өчен күрелә.

– Әмма бу мәсьәләнең кыен ягы да бар – бу җитештерелгән товарны сату...

– Ә биредә дәүләт нәкъ безнең шәхси ярдәмче хуҗалыклардан чимал сатып алачак азык-төлек сәнәгате предприятиеләренә ярдәм итәргә ниятли. Тагын бер мөһим мәсьәлә – шәхси ярдәмче хуҗалык үзмәшгуль буларак теркәлергә тиеш. Республикада импортны алыштыру буенча махсус сайт булдырылды. Мәсәлән, элек предприятиеләр кирәкле җиһазларны чит илдән сатып алган булсалар, хәзер алай алып булмый, әмма әлеге сайт аша Рәсәйдә җитештерелгән товарларны табу мөмкинлеге бар, шуның өчен бу платформада үзеңә кирәкле әйбергә заказ биреп калдырырга мөмкин. Бу эшнең ничек барачагын эшкуарларга соңрак хәбәр итәрбез.

Шулай ук кече бизнеска, агач эшкәртү предприятиеләренә һәм җиңел сәнәгатькә аерым эшчәнлек төрләре буенча финанс ярдәм күрсәтеләчәк. Җиңел сәнәгать предприятиеләре чимал сатып алуга һәм әйләнештәге акчаларны тулыландыруга льгота алачак. Дәүләт ярдәменең башка чаралары турында шушы көннәрдә билгеле булачак.

Кече эшкуарлыкны үстерүгә игътибар бирелә
Кече эшкуарлыкны үстерүгә игътибар бирелә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: