Чишмэ
+16 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
22 Апреля 2022, 06:36

Кем авыл старостасы була ала?

21 апрель – Урындагы үзидарә көне. Бу – үзенең сәләтен, көчен һәм вакытын халыкка хезмәт итүгә багышлаган миллионлаган кешеләргә карата ихтирам билгесе.

Авыл старостасы Ришат Рәхимов: без дә эшләмәсәк, кем килеп эшләр, авылларыбызны кем төзекләндерер?!Авыл старостасы Ришат Рәхимов: без дә эшләмәсәк, кем килеп эшләр, авылларыбызны кем төзекләндерер?!
Авыл старостасы Ришат Рәхимов: без дә эшләмәсәк, кем килеп эшләр, авылларыбызны кем төзекләндерер?!

Урындагы үзидарә органнарында ачык күңелле, намуслы һәм ихтирамга лаек кешеләрнең эшләве мөһим. Авыл старосталары исә власть белән халык арасын бәйләүче звено булып тора.

– Абруйны яуларга, ягъни авылдашлар өчен үрнәк булырга кирәк, менә шул чакта синең сүзеңә колак салырлар, – ди Әлбәй авылы старостасы Ришат Рәхимов.

Элек ул колхозда электрик, шофер һәм бригадир булып эшләгән. Староста булгач та аңа бу һөнәрләр ярап куйган.

– Әлбәйлеләр эшкә зур җаваплылык белән караучы, уңган һәм бердәм халык, – диде Ришат Мәҗит улы. – Уй-ниятләре белән уртаклашып, нинди дә булса эш тәкъдим итүче булса, тиз күтәреп алабыз: акча җыеп кирәкле әйберләрне сатып алабыз һәм шунда ук тормышка ашырабыз. Мәсәлән, өч ел элек Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә обелиск куелды, үткән елда зиратта бәләкәй генә йорт төзеп куйдык, күптән түгел кирәк-ярак кораллар сатып алдык.

Шушы көннәрдә әлбәйлеләрнең тагын бер хыялы тормышка ашачак – чишмә янында беседка барлыкка килер. Әлеге проект староста Ришат Рәхимов ярдәмендә тормышка ашырыла.

– Сезгә бу эш нигә кирәк? – дип сорадым әңгәмәдәшемнән.

– Без дә эшләмәсәк, кем килеп эшләр?! – дип минем соравыма гаҗәпләнде Ришат Мәҗит улы. – Беседка әзер инде, бетон плитәләрдән нигез саласы гына калды. Егетләр белән өмә ясап, тиз арада эшләп куярбыз.

Староста киләчәккә планнары белән дә уртаклашты:

– Бу минем туган авылым, игелекле эшләргә үз өлешемне кертергә бурычлымын. Бүген мин эшләсәм, иртәгә эстафетаны икенче берәү кабул итәчәк. Мин оештыручы гына, ә халык ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Тормыш иптәшем Лена Зәки кызы да һәр эшемне хуплый. Өч балабыз бар.

Илшат эшләп йөри, Гөлшат – студент, төпчегебез  Ленария – җиденче сыйныф укучысы. Гаиләң бар яклап та үрнәк булырга тиеш, шул чакта гына барысы да синең арттан иярер. Моны балалар да белә, алар өчен кызарырга туры килгәне юк, – диде ул. 

– Син, армиядәге кебек, барысына да үрнәк булырга, хәтта йорт алдыңны да чиста тотарга тиешсең, – дип аның сүзләре белән килешә Борискино авылында ун елдан артык староста булып торучы Фәһим Нәүрузов та.

– Кызу эш чорында «Агропромбизнес» җәмгыятендә дә эшлим, кыш көне поссовет тракторы белән юлларны кардан тазартам. Авыл биләмәсе башлыгы Фердәүс Бәдретдинов уңай кеше, һәр эштә ярдәм итә. Авыл биләмәсендә алты торак  пункт бар. Ул нинди дә булса мәсьәлә буенча киңәшләшү өчен еш кына старосталар белән очрашулар оештыра, әлбәттә, күп акча таләп ителмәгән очракта проблемалар тиз арада хәл ителә.

Соңгы елларда Борискинода күп нәрсә эшләнде: зират коймасын яңарттык, агачларны кистек, хәзер ел саен тирә-юньне тәртипкә китерәбез. Бездә халык бик актив, бигрәк тә яшьләр белән эшләве җиңел. Киләчәктә авылда мәчет төзергә планлаштырабыз, иганәчеләр белән сөйләшүләр алып барыла. Киләчәктә яңа мәчет Борискиноның бизәге булыр, дип өметләнәбез.

Староста – авыл халкының ышанычлы терәге, ул иҗтимагый яктан әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле булган, авыл халкы арасында ихтирам казанган шәхес булырга тиеш.

Кем авыл старостасы була ала?
Кем авыл старостасы була ала?
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас