Чишмэ
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 апрель 2022, 12:23

Кадер киче мең айдан да хәерлерәк

Рамил Юныс Бу кичәдә әҗер-саваплар бергә-мең бәрабәрендә языла.

Кадер киче мең айдан да хәерлерәк
Кадер киче мең айдан да хәерлерәк

Бу кичәнең тулы кадерен һәм кыйммәтен бары ачлыктан нечкәрә-нечкәрә сизгерләнгән күңелләр генә аңлый һәм тоя ала. Бу кичә Аллаһның рәхмәте бик мул булган бер кичәдер. Көндез ихтыяҗы булганнарга мөмкин кадәр ярдәм итәргә, авыз ачканда, фәкыйрьләрне ашатып-эчерергә, кичен Коръән укып, гыйбадәт кылып үткәрергә кирәк.

Бу кичәдә укыла торган дога Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм Гайшә анабызга, Аллаһ аннан риза булса иде, бу кичәдә уку өчен ошбу доганы өйрәткән: «Әллааһүммә иннәкә ‘әфүввүн түхибүл ‘әфвә фә’фү ‘әннии» (Аллаһым! Син гафу итүчесең, гафу итүне сөярсең, мине гафу ит!).

 

Кадер киче кайчан була

Кадер кичәсенең төгәл көне билгеле түгел. Бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр бу кичәне рамазан аеның ахыргы ун көненең так саннары арасыннан эзләргә кушты. Кайбер хәдисләрдә бу кичә 21, 23, 25, 27 көннәрдә дип әйтелә. Шуңа күрә мөселман кешесе рамазан аеның ахыргы ун көненең һәр көнен Кадер кичәсе дип уйлап гыйбадәттә уздырырга тиеш. Кадер кичәсендә һава торышы тыныч була, җил-давыллар булмый, этләр дә өрми. Ул үзенең яктылыгы белән башка төннәрдән аерылып тора. Таң атканчыга хәтле бу кичәдә йолдызлар атылмый. Аллаһ Тәгалә җир шарын бу кичәдә төрле зарарлардан, афәтләрдән, җир тетрәүләрдән имин кыла һәм кешеләрне шайтаннарның вә сихерчеләрнең зарарыннан саклый. «Кадер» сүрәсендә бу турыда: «Ул кич имин, тыныч кич булачак», – дип әйтә. Бу кичәдә бик каты суык та һәм эссе дә булмый. Бу кичә узганнан соң кояш икенче көнне бик каты нурлар сипмичә сүлпән чыгачак. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: «Бу кичә узганнан соң кояш икенче көнне нурсыз чыгачак» (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

https://igelek.ru

Кадер киче мең айдан да хәерлерәк
Кадер киче мең айдан да хәерлерәк
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: