Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 апрель 2022, 16:32

Инженер рецепты буенча...

Инженерларча фикер йөрткән кешеләр структура булмаган урында да аны «күрергә», күзалларга һәм кагыйдәләр, модельләр һәм интуиция ярдәмендә аны гамәлгә ашырырга сәләтле.

Сәадәт Мөфтәхова: барлык хатын-кызларга да үзләре яраткан шөгыль табуын телим
Сәадәт Мөфтәхова: барлык хатын-кызларга да үзләре яраткан шөгыль табуын телим

Горный авылыннан Сәадәт Мөфтәхова да кайчандыр шундый сыйфатларга ия инженер булырга, күкләргә кадәр җиткән биек йортлар сызымнары ясарга хыялланган, әмма язмыш без дигәнчә генә бармый – алда үзгәртеп кору чоры, эшсезлек, кризис көткән. Яшь Сәадәт нәкъ менә сопроматка (сопротивление материалов – машиналар һәм конструкцияләр детальләренең ныклыгы һәм ышанычлыгы турындагы фән – редакция искәрмәсе) мәхәббәт аның хыялын шулай уңышлы тормышка ашырыр, дип күз алдына да китерә алмагандыр. Ул вакытта кыз, озак уйлап тормыйча, авылга кайта һәм китапханәче булып эшкә урнаша.

– Әй, эшмени инде бу, дип башта уйладым, тик эшләгән саен күбрәк иҗат итәсем килде. Кул эшләре буенча түгәрәкләр оештырдык, анда катнашучылар даими рәвештә конкурсларда призлы урыннар яулый. «Алтын ачкыч» курчак театры белән еш кына спектакльләр куябыз, – ди Сәадәт Мөфтәхова.

Тик ул китапханә эше белән генә чикләнми – вакыты булганда заказга уенчыклар бәйли, кичләрен евроремонт ясап акча эшли... Чөнки вакытын бушка үткәрергә: эшсез утырырга, сериаллар карарга, диванда мәгънәсез ятарга яратмый. Тормышы шулай корылган кешеләрне аңламый ул.

– Оныгымның бер яшенә тәмле торт пешерәсем килде. Бу 2017 ел иде. Моңа бик җитди карадым. Барысын да төгәл: граммын һәм миллиметрын туры китереп эшләргә күнеккәнмен. Менә шунда инженерлык белеме кирәк булды да инде, чөнки скульптуралы тортлар ясау өчен дә сопроматны белү кирәк. Шуннан соң танышларым да тортка заказ бирә башладылар. Оныгымны сөендерәсем килеп башка төрле десертларны да өйрәнә башладым. Хәзер ул – минем алыштыргысыз дегустаторым! Аңа ошаган бөтен нәрсә иң тәмле десертлар исемлегенә керә.

– Хәзер мин үзмәшгуль буларак теркәлдем. Иҗат өчен яңа мөмкинлекләр ачылды. Барлык хатын-кызларга да үзләре яраткан шөгыль табуын телим, – ди ул.

Кулинарның ассортиментында теләсә кайсы бәйрәм һәм тантана өчен – зефирлардан алып туй тортларына кадәр десертлар сайларга була.

Әлеге вакытта ул Пасха бәйрәменә пешерелә торган традицион камыр ризыгы – куличка аерым игътибар бирә.

Сәадәт бик теләп үзе яраткан эремчекле кулич рецепты белән уртаклашты. Ул хуш исле һәм таралып торган кекс сыман була.

11 сантиметр диаметрлы өч кулич пешерү өчен 3 зур йомырка, 375 грамм 9 процент майлылыктагы эремчек, 300әр грамм он һәм шикәр комы, 180 грамм атланмай, 150 грамм кипкән җиләк-җимеш, 5 грамм сода, шулай ук 7 грамм камыр көпшәк-ләндергеч, бер кап яки 2 грамм ванилин, тагын да әфлисун цукатлары кирәк булачак.

Йомырканы шикәр комы салып, агарганчы тугларга, аннары бүлмә температурасындагы атланмай салырга һәм күпергәнче болгатуны дәвам итәргә.

Эремчекне иләк аша үткәрергә яки блендер белән изәргә. Аны ванилин яки ванилинлы шикәр комы белән төп массага салып тугларга, он һәм калган коры ингредиентларны кушып камыр басарга. Ахырда угычтан уылган әфлисун кабыгы һәм кипкән җиләк-җимеш өстәргә мөмкин. Куе гына камыр килеп чыгарга тиеш. Аны кекс формаларының 2/3 өлешенә салырга кирәк, камыр бик яхшы күтәрелә.

160 градус җылылык-тагы газ мичендә 90 минут пешереп алырга. 

Ни өчен рецептта бер үк вакытта сода һәм камыр көпшәкләндергеч бар соң? Әче сөт ризыгы – эремчек күп булу сәбәпле, камыр күпереп пешсен өчен.

Нәкъ менә шушы ризыкны пешергәндә берничә киңәш: куличларның төбе янмасын өчен таба төбенә берничә кат гәзит салырга кирәк, кипкән җиләк-җимешне (кара һәм ак йөземне) әфлисун суына салып бер тәүлек суыткычта тотсаң әйбәтрәк.

Инженер рецепты буенча...
Инженер рецепты буенча...
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: