Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Гомуми мәкаләләр
22 апрель 2022, 05:15

Башкортстан «АпиМир» Халыкара форумын кабул итәчәк

Башкортстанда «АпиМир» Халыкара форум узачак, дип хәбәр итә БР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.

Башкортстан «АпиМир» Халыкара форумын кабул итәчәкБашкортстан «АпиМир» Халыкара форумын кабул итәчәк
Башкортстан «АпиМир» Халыкара форумын кабул итәчәк

Ул 8–10 сентябрьдә Уфада узачак һәм «Апимондия» Халыкара умартачылык ассоциацияләре федерациясенең 47нче конгрессын алыштырачак. Исегезгә төшерәбез, республика бу зур вакыйгага актив әзерлек алып барды, әмма «Апимондия» Халыкара ассоциациясе башкарма комитетының 7 мартта үткән ашыгыч утырышында чараны гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде.

– Халыкара форум тармак һәм фән вәкилләрен берләштерәчәк һәм тәҗрибә алмашуга, әлеге продукцияне җитештерүдә алдынгы технологияләр кертүгә һәм яңа сату базарларын ачуга ярдәм итәчәк, дип ышанам. Ә эшлекле программа тармакны үстерү турында фикер алышырга һәм моның өчен яңа нәтиҗәле модельләр булдырырга мөмкинлек бирәчәк, – дип ассызыклады авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин.

БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров билгеләп үтүенчә, республикада бу вакыйгага әзерлек барышында бал һәм умартачылык продуктларының сыйфатын бәяләү лабораториясе эшли башлаячак.

– Рәсәй Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы безнең проектларга һәм башлангычларга зур ярдәм күрсәтә. Федераль хезмәттәшләр белән бергә эшләү нәтиҗәсендә хәзер Башкорт дәүләт аграр университетында Умартачылыкны һәм инновацион технологияләрне үстерү буенча бөтенрәсәй үзәге оештырыла. Шулай итеп, без әлеге тармакны үстерүгә Алтай һәм Ерак Көнчыгыш кебек башка төбәкләрне дә җәлеп итә алабыз, чөнки үсеш проблематикасы илнең барлык субъектларында да охшаш. Үзебезнең тарафтан, без республикада умартачылыкны үстерүдә кластерлы караш тәэмин итү өчен барлык шартлар булдырачакбыз, – дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

«АпиМир» үз мәйданчыгында бал җитештерүчеләрне һәм технологларны җыяр дип көтелә. Форумда галимнәр, эшкәртүчеләр, бал сату буенча арадашчылар, шулай ук умартачылык җиһазлары җитештерүчеләр катнашачак. Чара Башкортстан Республикасында, Рәсәй Федерациясендә умартачылыкны, бал сәнәгатен үстерүгә, аны экспортка чыгаруга, бөтен дөнья умартачылары белән тәҗрибә уртак-лашуга, тармак белән, тулаем алганда, Рәсәйнең бал башкаласы буларак төбәк белән кызыксындырырга ярдәм итәчәк. Чараның мөһим мәйданчыгы галимнәр һәм тикшеренүчеләрнең халыкара Конгрессы булыр, дип көтелә.

Конгрессның фәнни җитәкчесе һәм Умартачылык буенча федераль фәнни үзәк директоры Анна Брандорф сүзләренә караганда, «АпиМир» бал кортларын хәзерге заман шартларында саклау мәсьәләләрен хәл итүдә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирәчәк. Дөнья экосистемасында серкәләндергечләрне арттыру алгоритмын булдырырга, шулай ук дөнья базарында ялган бал сатуны киметү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булачак.

Фото: «Башинформ» МА, Андрей Старостин

Башкортстан «АпиМир» Халыкара форумын кабул итәчәк
Башкортстан «АпиМир» Халыкара форумын кабул итәчәк
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас