

БДИны вакытыннан алда тапшыру бүген, 15 апрельдә тәмамлана. Чишмә районыннан анда узган елларда мәктәп тәмамлаган алты кеше катнаша. Кайберәүләренең нәтиҗәләре дә билгеле инде.
Әлеге мәкаләбездә Чишмә районы мәгариф идарәлегенең БДИ оештыру һәм үткәрү өчен җаваплы мәгълүмат-методика үзәге җитәкчесе Нурия Аллагулова белән имтихан тапшыру көннәре, укучылар сайлаган фәннәр, апелляция бирү нечкәлекләре һәм башка мәсьәләләр турында әңгәмә.
– 2022 елда барлык фәннәр буенча БДИның контроль үлчәү материаллары Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) нигезендә яңартылды. 2022 елгы чыгарылыш укучылары аның буенча 1нче сыйныфтан башлап белем алды.
– Унберенче сыйныф укучылары, элеккечә, урта гомуми белем турында аттестат алу өчен рус теленнән һәм математикадан имтихан тапшырырга тиешләр. Математиканың база яки профиль дәрәҗәсен сайларга мөмкин.
– Нурия Флүр кызы, быел укучылар күбрәк нинди фәннәрне сайладылар?
– Беренче урында – җәмгыять белеме, Башкортстан буенча унберенче сыйныфларның 37 проценттан артыгы булса, район буенча бу сан 45,3 процентка күбрәк. Бу безнең районда гына түгел, башка төбәкләрдә дә укучыларның күпчелеге сайлаган бердәнбер фән.
Икенче урында – информатика һәм физика. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында шулай ук биология, химия һәм тарих фәннәре дә популяр булып тора.
– Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт ел саен урта гомуми белем бирү программасын үзләштерүне раслаучы минималь баллар санын билгели…
– Әйе, 2022 елда рус теле буенча аттестат өчен минималь балл – 24, ә вузга керү өчен, ким дигәндә, 36 балл тәшкил итә. Профиль дәрәҗәдәге математика буенча 27 балл җыярга кирәк. Җәмгыять белеме буенча ул – 42, информатика һәм ИКТ – 40, география – 37, физика, химия һәм биология – 36, әдәбият – 33, тарих – 32, чит телләр буенча 22 балл тәшкил итә.
– Мәгълүмати сервиста укучылар үзләренең имтихан эшләре белән БДИ тапшырган елда гына түгел, ә 4 ел дәвамында таныша алалар. Бу сервис аша тагын нинди сорауларга җавап табарга була?
– ГИА-11 сервисы шәхси кабинет аша электрон формада имтихан нәтиҗәләре белән килешмәү турында апелляция бирергә мөмкинлек бирде.
– Ә Бердәм дәүләт имтиханнарына апелляцияне ничек бирергә?
– БДИда катнашучы имтихан үткәрү тәртибен бозу турында апелляция бирергә хокуклы. Моны имтихан үткән көнне, имтихан бирү пунктыннан чыкмыйча гына эшләргә кирәк. Апелляция конфликт комиссиясенә тапшырылган көннән соң ике көн эчендә карала. Апелляцияне канәгатьләндергән очракта имтихан нәтиҗәләре юкка чыгарыла, катнашучы резерв көндә янә БДИ тапшыра.
Безнең белешмә
Бердәм дәүләт имтиханнарының төп чоры 26 майда башлана һәм 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
БДИ тапшыру өчен өстәмә вакыт – 5–20 сентябрь көннәре билгеләнде.
Чыгарылыш имтиханнарын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча өстәмә мәгълүмат алу өчен «кызу линия» телефоны аша Чишмә муниципаль районның мәгариф идарәлегенә шалтырата аласыз.
Эш режимы: 8.30–17.30 сәгатькә кадәр, ял көннәреннән тыш.
Белешмәләр өчен телефон 8 (34797) 2-14-31.
Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм белем бирү сыйфатын бәяләү бүлегендә
Бердәм дәүләт имтиханы мәсьәләләре буенча «кызу линия» телефоннары: 8 (347) 218-03-81, 8 (347) 218-03-28.