Чишмэ
+13 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
15 Апреля 2022, 10:08

Районда язгы ау бара

9 апрельдә Чишмә районында кошларга язгы ау башланды. «БР Сунарчылар һәм балыкчылар ассоциациясе» иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе Владимир Яковлев сүзләренә караганда, Башкортстанда язгы ау берничә этапта узачак.

Районда язгы ау бараРайонда язгы ау бара
Районда язгы ау бара

9–18 апрельдәге беренче этапта безнең район да кергән 15 район территориясендә ауларга мөмкин. Ә инде 16сыннан 25 апрельгә кадәр 21дән артык муниципалитет территориясендә ау мизгеле ачыла. Өченче этапта ау бары тик Белорет районы территориясендә генә рөхсәт ителә, ул 23 апрельдән 2 майга кадәр узачак.

Бүгенге көндә аучылар һәм балыкчылар ассоциациясенең район бүлекчәсе тарафыннан ауга чыгу өчен 50 юллама һәм рөхсәт кәгазе бирелгән.

Язгы ауга чыккан сунарчылар кайбер кагыйдәләрне үтәргә тиеш.

– Ау – ул чыктың да кошларга аттың түгел бит. Рөхсәт алырга килгән һәр сунарчыны ау тәртибе һәм хәвефсезлек техникасы белән таныштырабыз. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, язгы ау чорында алдавыч үрдәкләрне кулланып сунарга чыгу рөхсәт ителә, ләкин мөһим шарт бар – сунарга чыгучы өч аучы бер генә алдавыч үрдәк куллана ала. Моннан тыш, ау этләрен яраланган һәм  атылган кошларны алып килү өчен генә куллану рөхсәт ителә. Ана үрдәкләрне, соры казларны, вальдшнепларны аулау, кошларны эзәрлекләү өчен йөзү чараларын куллану тыела, шулай ук яктылык җайланмаларыннан, шул исәптән төнге күрү приборларыннан файдаланырга ярамый, – дип билгеләп үтте Владимир Васильевич.

Бу кагыйдәләрне бозган өчен аучыга административ җаваплылык һәм ауга чыгу хокукыннан мәхрүм итү яный.

– Өстәп шуны да әйтәсем килә, юллама, рөхсәт кәгазе һәм аучылык билеты – сунар чорында һәр аучыда булырга тиешле документлар. Ау чоры тәмамланганнан соң аларны 20 көн эчендә кире тапшырырга кирәк. Билгеләнгән срокларны бозу штраф һәм 2022–2023 елларга аучылык билетыннан мәхрүм итү белән яный, – дип аңлатты Владимир Яковлев.

 

Фото https://pixabay.com/ru сайтыннан

 

Районда язгы ау бара
Районда язгы ау бара
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас