Чишмэ
+16 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
14 Апреля 2022, 05:06

Фатир, ремонт, уку һәм дәваланган өчен йөзләрчә мең сумны ничек кире кайтарырга?

Әгәр сез фатир яки йорт сатып аласыз, ремонт ясыйсыз, гаилә әгъзаларын укыту яки дәвалау өчен акча түлисез, яисә фитнеска абонемент сатып аласыз икән, дәүләт сезгә чыгымнарның бер өлешен компенсацияли. Бу «салым вычеты» дип атала. Аңа бәйле менә нәрсәләрне белү зарур.

Фатир, ремонт, уку һәм дәваланган өчен йөзләрчә мең сумны ничек кире кайтарырга?Фатир, ремонт, уку һәм дәваланган өчен йөзләрчә мең сумны ничек кире кайтарырга?
Фатир, ремонт, уку һәм дәваланган өчен йөзләрчә мең сумны ничек кире кайтарырга?

1. Рәсми эш кирәк

Бухгалтериягыз ай саен сезнең хезмәт хакының 13 процентын тотып кала. Бу физик берәмлекләр кеременә салым (НДФЛ) дип атала. Вычет ул – сезгә тотылган салымны кире кайтару. Шуңа күрә, әгәр хезмәт хакын «конвертта» аласыз яки рәсми рәвештә эшсез булып исәпләнәсез икән, вычет бирелмәячәк, чөнки сез салым түләмисез, һәм кире кайтарыр нәрсә юк.

Вычет күләме хезмәт хакына бәйле. Мәсәлән, Максим кулына аена 30 мең сум акча ала. Бу ай саен аның өчен 4500 сум, ә бер ел эчендә 54 мең сум (34500–13% х12) салым түлиләр дигән сүз. Менә шул сумманы кире кайтарып була да инде. Әгәр сез шундый хезмәт хакы белән күбрәк суммага дәгъва итәсез икән, вычетны берничә елга бүлеп алырга туры киләчәк. Әйтик, Максим фатир сатып алган һәм закон буенча 260 мең сум акчасын кире кайтару хокукына ия. Әгәр аның керем күләме үзгәрмәсә, ул вычет алуга документларны биш ел дәвамында тапшырачак һәм ел саен 54 мең сум акча алачак. Әгәр ул аена 50 мең сум акча эшләсә, бер ел эчендә 90 мең сум акчаны, ягъни өч ел эчендә бөтен вычетны кире кайтара алыр иде. Шунысын да игътибарга алырга кирәк: бары тик милеккә вычетны гына берничә елга бүләргә була.

 

2. Социаль вычетларны ел саен алырга мөмкин

Болар – дәвалауга, укытуга һәм спортка тотынылган чыгымнар. Аларны ел саен алырга мөмкин, әмма лимитлар бар.

  Дәвалауга, укытуга, ә 2022 елдан башлап фитнеска да – барысы бергә елына иң күбе 15600 сумга кадәр. 24 яшькә кадәр энеңнең яки сеңлеңнең укуы өчен түләргә мөмкин. Төп шарт – белем бирү учреждениесенең лицензиясе яки уку йортының статусын раслаучы башка документы, ә дәвалау оешмасының медицина хезмәтләре күрсәтү хокукы бирүче лицензиясе булырга тиеш.

  Балаларны укытуга чыгымнар – елына 50 мең сум, ягъни, күп дигәндә, 6500 сум кайтарылачак.

  Кыйммәтле дәвалануга түләү өчен лимит юк.

 

3. Милек вычеты гомер эчендә бер тапкыр бирелә

Иң зур вычетлар – фатир сатып алган һәм ипотека буенча процентлар өчен. Фатир яки йорт сатып алган өчен 260 мең сум акчаны кайтарырга мөмкин, тик гомер эчендә бер генә тапкыр. Ипотека буенча түләнгән процентлар өчен – 390 мең сум.

Вычет максималь күләмдә фатир бәясенең ике миллион сумыннан кайтарыла (260 мең – ике миллион сумның 13 проценты). Сез фатирны өч һәм йөз миллион сумга сатып алырга да мөмкинсез, тик вычет ике миллион сумнан гына кайтарылачак. Әгәр районда йортны яки бүлмәне ике миллионнан арзанрак суммага сатып алсагыз, вычетның бер өлешен әлеге вакытта, ә калганын соңрак кайтарырга мөмкин. Җитмәгән сумманы төзелеш материалларына һәм эшләренә, мәсәлән, проект һәм смета документларын төзүгә, бизәкләү материаллары сатып алуга, белгечләрнең эш хакы өчен түләүгә тотынылган чыгымнардан да җыярга мөмкин. Әмма барлык чыгымнарны да төзелеш кибетләреннән алынган чеклар һәм подрядчы белән төзелгән килешүләр расларга тиеш булачак. Салым органында сораулар азрак тусын өчен, сезгә эшләр башкарачак осталар белән килешүдә икътисади эшчәнлек төрләре буенча гомумрәсәй классификаторының (ОКВЭД) 43.3 бүлегендәге формулировкаларны язарга кирәк. Бу документ белән интернетта таныша аласыз. Анда вычет биреләчәк бизәкләү эшләре төрләре санап үтелгән. Мәсәлән, плитка җәю, диварларга обой ябыштыру, паркет һәм башка агач идән өслеген монтажлау, ишекләр һәм тәрәзәләр кую.

Ремонт өчен акчаны бары тик фатирны яңа йорттан төзүчедән һәм ремонтсыз килеш сатып алган булсагыз гына бирәчәкләр. Беренчел базардан – ремонтланган яки икенчел базардан сатып алган фатир өчен вычет бирелмәячәк. Сату-алу яки өлешләп катнашу килешүендә фатирның сатып алучыга ремонтсыз тапшырылуы мотлак күр-сәтелергә тиеш.

Мәсәлән, Рәсилә белән Азат яңа йорттан фатирны 3,5 миллион сумга сатып алганнар. Аларның һәркайсы үз өлешләреннән милеккә салым вычеты алу хокукына ия. Әмма икесенә дә максималь вычет алу өчен 250шәр мең сум җитми – аларның һәрберсенең өлеше 1,75 миллион сум, һәм вычет суммасы 227 500әр сум тәшкил итәчәк. Бу очракта ир белән хатын ремонтка чыгымнарны 500 000 сум күләмендә күрсәтеп, максималь вычетларга дәгъва итә ала.

 

4. Гаризаны онлайн бирергә мөмкин

Вычетны дүрт ысул белән рәсмиләштерергә була:

  Эш бирүче аша. Гариза язасыз, бухгалтерия үзе декларация тапшыра һәм аны салым органына җибәрә. Бу очракта вычетның тулы суммасы кайтарылганга кадәр сезнең хезмәт хакыннан 13 процент күләмендә керемгә салым тотылмаячак. Сез бөтен сумманы берьюлы алмыйсыз, ә вычетны кайтарып бетергәнче хезмәт хакына өстәмә аласыз булып чыга.

  Федераль салым хезмәтенең Салым инспекциясе аша. Киләсез, бланк аласыз һәм декларация тутырасыз. Бланкны өйгә алырга, тыныч кына тутырырга һәм кире китерергә яки почта аша җибәрергә дә мөмкин. Бу иң уңайсыз һәм мәшәкатьле ысул, чөнки тиешсез урында артык нокталы өтер куярга мөмкинсез, һәм барысын да яңадан эшләргә туры киләчәк.

  Декларацияне тутыру өчен шушы эштә махсуслашкан махсус фирмага заказ бирергә дә була. Мондый фирмаларның офисы һәрвакыт салым органы белән янәшә урнаша. Дөресен генә әйткәндә, бу ысулны тәкъдим дә итмибез, чөнки үзең биш минут эчендә башкарырга мөмкин булган эш өчен акча түгү нәрсәгә кирәк?! Ничек эшләргә –монысы дүртенче ысул.

  Интернетта салым түләүченең шәхси кабинеты аша. Аның адресы lkfl2.nalog.ru. Теркәлү урынына Дәүләт хезмәтләрендәге исәп язмасы да ярый.

Алдан ук ике әйберне эшләү зарур.

Беренчедән, электрон санлы имза алырга. Бу бушлай һәм турыдан-туры сайтта эшләнә – уң почмактагы үзегезнең исемгә басыгыз һәм менюны уңга «ЭП алырга» дигән пунктка кадәр актарыгыз. Пароль уйлап табыгыз – һәм барысы да әзер.

Икенчедән, барлык документларны да сканерлагыз яки сыйфатлы итеп фотога төшерегез. Сезгә түбәндәге документлар кирәк булачак:

  укуга, дәвалануга, фитнеска (үзеңә яки бала өчен) килешү;

  белем бирү учреждениесенең лицензиясе (рәсми сайтта бар);

  уку, дәваланган өчен чеклар. Шунысы мөһим: аларда түләүче булып акча алучы кеше күрсәтелергә тиеш;

  ремонтсыз фатирга сату-алу килешүе (яки төзелештә өлешләп катнашу килешүе);

  фатирны кабул итү-тапшыру акты;

  ремонт өчен чыгымнарны раслаучы документлар;

  фатир сатып алуга түләүне раслаучы документлар;

  ЕГРНнан фатирга милек хокукы турында өземтә.

«Керемнәр һәм вычетлар» бүлеген сайлагыз, алга таба «Вычет алырга» төймәсенә басыгыз һәм барысын да инструкция буенча эшләгез. Бу бик гади! Документларны карау, гадәттә, якынча өч ай вакытны ала, әмма, киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, быел әлеге процессны тизләтмәкчеләр. Акчаны сезнең банк исәбенә күчерәчәкләр.

Фатир, ремонт, уку һәм дәваланган өчен йөзләрчә мең сумны ничек кире кайтарырга?
Фатир, ремонт, уку һәм дәваланган өчен йөзләрчә мең сумны ничек кире кайтарырга?
Автор:
Читайте нас