1 майда Рәсәйдә Яз һәм Хезмәт бәйрәме, ә 9 майда Җиңү көне билгеләнә.
РФ Хезмәт кодексына ярашлы, алар эшләми торган көннәр булып тора. Шулай ук 2022 елда Башкортстанда 2 май ял көне дип исәпләнә – бу көнне мөселманнар Ураза бәйрәмен билгели.
Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез
Шулай итеп, республика халкы биш көнлек эш атнасы булганда 30 апрельдә, 1, 2, 3, 4, 7, 8, 9, 10 майда ял итәчәкләр. Җомга, 29 апрельдә һәм 6 майда эш көне кыскартылмый.