

Әйткәндәй, көләргә яратучылар сирәк авырыйлар, юкка-барга кызып китмиләр, күңел төшенкелегенә бирелмиләр һәм, билгеле булуынча, озаграк яшиләр.
Бүген без сезгә шаян һәм үткен телле калмашлылар турында сөйләргә телибез. Алар 90нчы елларда колхоз рәисен Мюллер дип йөрткәннәр. Бервакыт аңардан, нигә сиңа шундый кушамат такканнар, дип сорыйлар. Ул көлеп: «Үзеңнең кем икәнеңне беләсең килсә, Калмашта яшәп кара», – дип җавап биргән.
Калмашта барысының да үз кушаматы бар, алар моңа тыныч карыйлар, үпкәләмиләр, киресенчә, шаяруга алып көлүчеләр дә бар. Элек мәктәптә Трактор кушаматлы малай укыган. Кышкы суык көннәрнең берсендә ул дәрескә килмәгән, ә икенче көнне нигә килмәдең дигән сорауга, ул:
«Килә алмадым, форсунка туңган иде», – дип шаяртып җавап биргән. Кушаматлар арасында җәнлек исеме белән бәйлеләре дә (бәрән, бүре, әтәч, ата каз), шулай ук Жан Поль, Эйзенхауэр, АОГВ, Инжей, Джем, хәтта Министр кебек үзенчәлекле кушаматлар да бар. Министр кушаматы авылда яшәүче хатын-кызга бирелгән, аның ире шаяртып:
– Министрны кем «Москвич»та йөртә соң?! Мин генә, – дия торган булган.
Печән һәм салам эскертләрен ферма янына трактор белән тарттырып китергән 70нче елларда шундый хәл була. Бер «рационализатор» фермага кыш буе юл өзелмәсен өчен салам эскертенә су сибеп туңдырырга һәм бу эскертне тарттырып, кыш буена
юл салу өчен файдаланырга тәкъдим итә. Әйткән сүз – aткaн ук. Бураннар башлана. Әлеге эскертне тракторга тагып юл салырга булалар, әмма барып чыкмый, чөнки эскерт җиргә ябышып каткан. Ә бу вакытта «рационализатор» шифаханәдә ял итә. Авыл механизаторлары күп уйлап тормыйлар, аңа телеграмма җибәрәләр.
– Көннәрдән бер көнне мине шифаханәнең баш табибы чакырып алды. Барлык табиблар да ихтирам белән карыйлар, исем-шәрифем белән генә дәшәләр. Аптырашта калдым. Ачыклануынча, минем исемгә телеграмма килгән икән, ә анда: «Иптәш баш инженер, Сезнең «ДКУ-2» агрегатын (дорожный каток Уразметова, автор искәрмәсе) эшләтә алмадык, инструкция көтәбез» дигән юллар бар. Шифаханәдә телеграмманың шаяртып кына язылуын – минем баш инженер түгел, ә механизатор гына булуымны белмәделәр, – дип сөйләгән ул авылга кайткач.
Авылда мактанчыкларны һәм борын күтәреп, масаеп йөрүчеләрне дә кызык иткәннәр. Элек авылда бер карт яшәгән, ул авылдашларына үзенең бик уяу булуы, хәтта песи йөргәнгә дә уянуы турында мактанып сөйләгән. Яшьләр моны тикшереп карарга булганнар. Җәй көннәрендә бабай йорт алдында торган арбада йоклаган. Авыл яшьләре төнлә аның уяулыгын тикшереп карарга булганнар һәм арбаны тартып Ятинкә тавына илтеп куйганнар. Авыл халкы аның иртә таң белән арба тартып өенә кайтып баруын күргәч: «Абзый, печәнгә бардыңмы әллә?» дип сораганнар. «Юк, малайлар шаярып төнлә мине арба белән икенче урынга күчереп куйганнар», – дип сукрана-сукрана кайтып киткән ул.
Тумышы белән Калмаштан булган Әдхәт Байков та заманында авылда булган кызык-лы һәм мәзәк хәлләр турында язып калдырган. Мәктәп укучылары да бу эшне дәвам итеп, укытучылары Сөмбелә Крымова җитәкчелегендә халык авыз иҗатын җыялар, әлеге материалларда авылдашларының сөйләм теле жанры, тел байлыгы өйрәнелә, проект эшләре башкарыла.
Калмашлылар шаяртып сөйләшергә яраталар һәм бу үзенчәлекләре аларга дөньяга җиңелрәк карарга һәм тормыш мәшәкатьләрен җиңеп чыгарга ярдәм итә.