Чишмэ
+15 °С
Дождь
Гомуми мәкаләләр
30 Марта 2022, 09:24

Иртә язда сагалаган биш төп хәвеф турында нәрсәләрне белү зарур?

Соңгы салкын көннәрдә нәрсәләрне мотлак эшләргә кирәклеге һәм, киресенчә, нәрсәләрне эшләргә ярамаганлыгы турында бәян итәбез.

Иртә язда сагалаган биш төп хәвеф турында нәрсәләрне белү зарур?Иртә язда сагалаган биш төп хәвеф турында нәрсәләрне белү зарур?
Иртә язда сагалаган биш төп хәвеф турында нәрсәләрне белү зарур?

1. Беренче авырулар

Хәвефне каян көтәргә? Яз – бүрекне, авыр аяк киемен тизрәк саласы, эскәмиягә утырып кар эрүен һәм җәй килүен көтәсе килгән чор. Һәм менә шундый көннәрдә беренче салкын тию һәм борыннан агу, көчле гормональ сикерешләр һәм хроник авырулар, бигрәк тә гастритлар һәм ашказаны җәрәхәтләре кискенләшүе, витаминнар җитешмәү һәм «мине берәү дә яратмый» дип депрессиягә бирелү күзәтелә.

Нәрсә эшләргә? Якыннарыгыз турында гына түгел, үзегез турында да кайгыртырга кирәк. Түзәргә, тик баш киемен салмаска, үтәли җилдә утырмаска, күбрәк саф һавада йөрергә, витаминнар эчәргә һәм, авырту билгеләре күзәтелә икән, табибка барырга кирәк.

Әйткәндәй, әле диспансерлау узу өчен иң яхшы вакыт. Коронавирус кискенләшкәндә аны үткәрү тукталган иде. Күп кенә белгечләрне бөтенләй бушлай үтәргә, анализлар тапшырырга, УЗИ һәм башка тикшеренүләрне узарга мөмкин. Поликлиника регистратурасында яки «Дәүләт хезмәтләре»ндә үзегезнең диспансерлау үтү вакытын белергә һәм бер үк вакытта язылырга да мөмкин. Диспансерлау узган көн өчен сезгә уртача хезмәт хакы сакланган ял көне бирелә. Ә эшләүче пенсионерларга һәм пенсиягә кадәр биш ел калган кешеләргә уртача хезмәт хакы сакланган ике көн ял каралган.

 

2. Ташкын

Хәвефне каян көтәргә? Республика ел саен була торган язгы ташкынга әзерләнә башлады. Гадәттә, ташкын март ахырында-апрельнең беренче декадасында башлана. Быел кар бик күп яуды һәм март дәвамында салкыннар торды, туфрак туңды һәм шуңа да суны авыррак сеңдерәчәк, ягъни ул җир өстеннән агачак. Синоптиклар моңа бәйле төгәлрәк фаразны 25 мартта игълан итәргә вәгъдә итә.

Нәрсә эшләргә? Акрынлап ташкынга әзерләнә башлау зарур: йорт яны территориясен һәм субүлгечләрне кардан һәм чүп-чардан чистартырга, су үткәрү торбаларын тикшерергә, су кинәт килсә, шалтырату өчен бәйләнешләрне яңартырга (моны сезнең хакимияттә яки авыл Советында беләләр), көнкүреш электр насосларын, чиләкләрне, көрәкләрне, көймәнең яки салның төзеклеген тикшерергә кирәк.

Әйткәндәй, Башкортстанда ташкынны мониторинглауның автоматик системасы бар, анда теләгән һәркем гидропостларның һәрберсендә су дәрәҗәсен һәм аның кайсы якка үзгәрүен күзәтә ала. Моның өчен камераны яки телефон сканерын куар-кодка юнәлтегез һәм кирәкле сайтка керегез.

 

3. Юлларда бозлавык

Хәвефне каян көтәргә? Җәяүлеләр өчен иң хәвефле вакыт – караңгы һәм берни дә күренмәгән кыш кебек тоела гына ул. Язгы юл тагы да хәвефлерәк. Беренчедән, хәзер иң бозлавык вакыт. Төннәр һаман салкын, көндез эрегән су туңа.

Уен белән мавыккан балалар машинаны күрмәскә һәм юлга кинәт йөгереп чыгарга мөмкин, ә тормоз юлы берничә тапкырга – дистәләрчә метрга кадәр арта.

Юлның бер ягы – асфальт, ә икенче ягы боз булган мондый вакытта кышкы резинада йөрү хәерлерәк. Кинәт кар яуган яки туңдырган очракта бу сезне юлдан чыгып очудан саклаячак.

Икенчедән, «умырзаялар» дип аталучылар һәм велосипедчылар активлаша. Беренчеләре – елның җылы вакытында гына юлга чыгучы автомобиль йөртүчеләр. Кыш дәвамында алар йөртү осталыгын һәм реакцияне шактый югалта, шуңа күрә беренче вакытта, формага кергәнче, аларның йөртү стиле хәвеф тудыра. Велосипедчылар, мотоциклчылар исә (ә тиздән шәһәргә электр самокатлары да кайтачак), кискен маневрлар ясарга һәм автомобильләрнең тар рәтләре арасына «кысылырга» ярата. Аларны күрмәү һәм очраклы рәвештә таптау куркынычы бар.

 

4. Юка боз

Хәвефне каян көтәргә? Һәр ел саен республикада язгы бозда кешеләр үлә һәм зыян күрә. Алар – берни дә булмас әле, дип өметләнүче балыкчылар, үз башына маҗара эзләүче батыр сәяхәтчеләр, елга ярында уйнаучы балалар.

Нәрсә эшләргә? Сулыклардагы фаҗигаләрнең иң еш сәбәпчесе – алкоголь куллану. Аның аркасында курку һәм үз-үзеңне саклау хисе югала, реакция акрыная, һәм барысы да гадәттән тыш хәлгә адекват җавап бирми. Халыкта бу «исереккә диңгез тубыктан» дип атала. Әгәр сез эчкәнсез икән, зинһар, суга якын бармагыз.

Кайчагында шулай да була: елганың икенче ярына мотлак чыгарга кирәк, ә башка юл юк. Ничек моны бәлагә тарымый эшләргә? Бер кеше өчен бозның хәвефсез калынлыгы –

7 сантиметр, шугалак өчен – 12 сантиметр, җәяүлеләр кичүе өчен – 15 сантиметр, автомобиль үтү өчен – 30 сантиметр.

Ныклы боз яшел яки зәңгәрсу төстә һәм үтә күренмәле була. Боз болганчык, соры, вак-вак тишекле икән, куркыныч тудыра һәм чатнап та тормыйча җимерелергә мөмкин.

Сулыкны салынган сукмактан яки чаңгы эзе буенча кичү хәерле. Бозның ныклыгын аяк белән бәреп тикшерергә ярамый, моның өчен чаңгы таякчыгы бар. Көчле бәрүдән соң бераз гына булса да су чыкса, бу боз юка, аның өстеннән йөрергә ярамый дигән сүз, кире ярга таба аякларны боздан аермыйча, җилкә киңлегенә куеп, сак адымнар белән атлагыз. Әгәр сез берничә кеше икән, бер-берегездән биш–алты метр дистанция булырга тиеш.

 

5. Янгыннар

Хәвефне каян көтәргә? Иртә язда хәвеф чыганаклары кышкы чордагы кебек үк – электр үткәргечкә бәйле проблемалар, исерек килеш тәмәке тарту, ут белән саксыз эш итү. Җәй якынлашкан саен, яңасы – участокларда һәм бакчаларда чыккан көнкүреш янгыннары өстәлә.

Нәрсә эшләргә? Уяулыкны югалтмаска! Йорт ихатасын яки участокны җыештырганда өйдән 50 метрдан да якынрак берни дә яндырмагыз, ихатада газлы баллоннар, шулай ук җиңел янып китүче сыеклыклар калдырмагыз. Урамда, кояшта линзага әйләнеп, кызып янгын чыгуга сәбәп булырдай шешәләр, ватык пыялалар калдырмагыз. Электр челтәрләрен, электр һәм газ приборларын төзек хәлдә тотыгыз, һәм, әлбәттә инде, балаларның ут белән шаяруына юл куймагыз.

Иртә язда сагалаган биш төп хәвеф турында нәрсәләрне белү зарур?
Иртә язда сагалаган биш төп хәвеф турында нәрсәләрне белү зарур?
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас