

Һәр деталь уйланылган – бүлекләрнең урнашу тәртибеннән һәм киштәләрдә товарларны кую эзлеклегеннән алып, фон биреп торучы музыкага һәм касса янындагы киштәдә куелган әйберләрнең ассортиментына кадәр.
Катлаулы вакытларда һәр сум исәптә булырга тиеш, шуны исәпкә алып без, иң кирәкле һәм сыйфатлы товарлардан баш тартмыйча, чыгымнарны киметү, коммерсантларның серләрен ачу юлларын өйрәтәбез.
1. Капкалап алыгыз
Бу шаярту һәм вак мәсьәлә түгел – кибетләргә, бигрәк тә зур супермаркетларга ач килеш барырга ярамый. Тикшеренүчеләр шуны ачыклаган: ач килүчеләр кибеттә кирәкмәгән товарларга 20 процентка күбрәк акча тотына. Чөнки монысын да, тегесен дә алып ашыйсы килә. Күзләр йөгерә, хис-кичерешләр акылны томалый. Мондый хәл-шартларда акчаны янга калдырып булмаячак. Шуңа күрә икенче кагыйдә:
2. Кирәкле товарларның исемлеген алдан төзегез
Супермаркеттагы бүлекләр бик үзенчәлекле урнашкан: икмәк, ит, сөт, яшелчә һәм алкоголь, гадәттә, бер-берсеннән максималь ераклыкта куела. Бу сез тиз генә йөгереп кереп беренче кирәк-яракларны кәрзингә салу белән чыгып китмәсен өчен эшләнә. Теләсәң-теләмәсәң дә максималь озын юлны үтәргә туры килә, һәм ул озынрак булган саен, сез кәрзингә күбрәк товар саласыз.
«Сатып алынырга тиешле азык-төлек исемлеге тоткан ир-ат алдында дөньяның барлык маркетологлары да көчсез» дигән әйтем дөрес! Әгәр дә сез исемлеккә ярашлы эш итәсез икән, өйгә кайткач, сумкагызда бер өем кирәкмәгән азык-төлек булмаячак. Өйдә нинди продуктлар җитәрлек булуын, ә кайсылары бетеп килүен ачыклагыз һәм күпме нәрсә сатып алырга кирәклеген язып куегыз.
Бу катлаулы булып тоелырга мөмкин, әмма алдан ук менюны планлаштырып карагыз. Ул чагында сез нәрсәне күпме күләмдә сатып алырга кирәклеген төгәл беләчәксез һәм бозылган продуктларны чүплеккә ыргытырга туры килмәячәк.
3. Кайда ташламалар барлыгын өйрәнегез
Әгәр сезгә якын гына берничә супермаркет бар икән, башта кайда нәрсә арзанрак икәнен ачыкларга, бәяләрне чагыштырырга, аннары гына барып сатып алырга кирәк. Аларның һәрберсенә йөрү мәҗбүри түгел, процессны автоматлаштырырга мөмкин, моның өчен телефонда дистәләгән бушлай кушымта бар. Алар үзләре бәяләрне мониторинглый һәм кайда нинди акция игълан ителүе хакында хәбәр бирә. Кайдадыр – ярмалар, ә кайдадыр ит һәм балык сатып алу отышлырак.
Мәсәлән, мин «Едадил» кушымтасыннан файдаланам. Әгәр миңа иң арзанлы тавык ботларын сатып алырга кирәк икән, мин «тавык ботлары» дип язам, аларга кайда акция булуын карыйм һәм шунда барам. Вариант буларак, кибеткә керү юлында реклама каталогларын карарга мөмкин: анда да бүген арзанрак бәягә сатылучы товарлар турында мәгълүмат бирелә.
Кайберәүләр «акция» – ул яраклылык вакыты чыккан товарларны арзанрак бәягә сату, дип уйлый. Бу алай түгел. Җитештерүчеләр, барыннан да элек, партияне тизрәк сату һәм әйләнеш исәбенә оту өчен, хакны эре күмәртәләп сату бәясенә кадәр киметә: партия арттырылган очракта товар берәмлеген җитештерү бәясе кими. Товар бәясе барыбер үзкыйммәтеннән югарырак булачак – бер генә предприятие дә, бигрәк тә эре предприятие, үзләренә зыянга эшләмәячәк!
4. Товарның реаль бәясен ачыклагыз
Ташламалы бәягә генә түгел, элек булганына да игътибар итегез. Еш кына кибетләр болай эшли: тәүдә бәяне 50 сумга арттыралар, аннары зур ташламалар турында белдерәләр һәм 30 сумга киметәләр. Нәтиҗәдә, «акция буенча» товар күрше кибеттәге акциясез сатылган товардан барыбер кыйммәтрәк булып чыга. Теләсә нинди товарларга бәяләрне мониторинглау га-дәте сезгә продуктларны уйлап чыгарылган ташламалар белән тагарга омтылудан саклаячак.
5. Азык-төлек гадирәк булган саен, яхшырак
Эре челтәрләр сезнең тормышны мөмкин кадәр гадиләштерергә әзер, әмма моның өчен мотлак үз тиенен, бәлки икене дә алачаклар. Бер супермаркетта күптән түгел бер данәсе 17 сум булган пешкән йомырка күрдем. Һәм ниндидер космик бәягә винегрет җыелмасы. Аерым алганда, болар барысы пешмәгән килеш биш тапкыр арзанрак тора.
Киселгән икмәк, сыр һәм колбаса «бөтен» аналогларыннан шактый кыйммәтрәк бәягә сатыла. Сез өйдә икмәк кисә алмыйсызмы? Шушы ук хәл тавыкка һәм балыкка да кагыла. Хәзер күп кенә кибетләрдә кирәк нәрсәне турыдан-туры сезнең алдыгызда һәм бөтенләй бушка кисәләр – сатучыдан сорарга гына кирәк. Моның өчен нигә түләргә?
Юылмаган яшелчә һәм җиләк-җимешне сайлагыз. Алар арзанрак һәм озаграк саклана. Өйдә юарсыз.
Сезонлы яшелчә һәм җиләк-җимеш арзанрак та, файдалырак та.
Әзер җыелмаларны сатып алмагыз, шул ук винегрет өчен кирәкле азык-төлекне үзегез җыегыз.
6. Товар урнаштыру серләрен белегез
Иң кыйммәтле товарларны – күз алдына, ә арзанракларын югары һәм түбән киштәләргә урнаштыралар. Иң яңа товарлар эчтәрәк тора, ә яраклылык вакыты тәмамланып килгәннәре алга куела.
Товар бәясен түгел, бәя берәмлеге хакын карагыз. Ягъни, товарның килограммы, литры яки данәсе өчен бәясен исәпләгез. Янәшә яткан товар авыррак тартырга, әмма бәясе буенча күпкә отышлырак булырга мөмкин.
Зур төргәкләр, гадәттә, кечкенәләреннән отышлырак. Ике килограммлы дөге, бер килограммлысына караганда, арзангарак чыгачак. Әмма артык товар җыймагыз – коронавирус башлану белән сатып алынган карабодайны ашап бетердегезме әле? Ул кибетләрдән юкка чыктымы?
Сәүдә челтәрләре үз сәүдә маркасы астында чыгарган продукцияне танылган брендлар ясый, әмма ул арзанрак, чөнки җитештерүче белән кибет арасында арадашчылар юк.
Кибеттән чыкканда игътибарлы булыгыз – монда махсус рәвештә төрле вак-төякне куялар. Сез арыдыгыз һәм нәкъ менә шуңа күрә дә сезне чыгу юлында батончиклар, сагыз, кәнфитләр һәм су көтә. Кибеттән чыккач, сез алардан башка да була икәнлеген аңларсыз.
7. Күмәртәләп сату базасына барыгыз
Әгәр сездән ерак түгел барысын да тартмалап саткан күмәртәләп сату базасы бар икән, туганнар, дуслар белән берләшеп, товарларны күпләп сатып алырга мөмкин. Тик башта барып бәяләрне тикшерү һәм барысын да исәпләү хәерле, чөнки бу вакыт һәм бензин таләп итә.