

«Армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм итүче ирекле җәмгыять» гомумрәсәй иҗтимагый-дәүләт оешмасы көче белән оештырылган акция эстафетасын ул Уфадан кабул итте.
– Колонна 14 март иртәсендә Төмәннән кузгалды. Уфага килгәндә Курганда, Чиләбедә тукталганнар. Эстафетаны Благовар районындагы коллегаларга тапшырабыз, – дип билгеләп үтте урындагы бүлекчә рәисе Филүз Сәхибгәрәев.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Чишмә районында ДОСААФ җәмгыяте Донбасс халкына моңа кадәр дә он һәм шикәр комы рәвешендә гуманитар йөк җибәргән иде.
Колоннаны «Чишмә М-5» кафесында каршы алдылар, гуманитар йөк шунда тапшырылды.
– ДОСААФ бүлекчәсе әгъзасы Дмитрий Грешнов та үз өлешен кертте, он, көнбагыш мае, ярмалар, тушенка, сабын һәм башка кирәк-ярак товарлар җыйды, – дип хәбәр итте Филүз Фәнил улы.
– Хезмәттәшләр, зур рәхмәт сезгә. Уңышлар, сабырлык һәм түземлек телибез, – диде саубуллашканда Төмән бүлекчәсе җитәкчесе Жаксылык Шайкенов. Арытаба гуманитар ярдәм чишмәлеләр озатуында М-5 трассасы буйлап юлын дәвам итте. Кашкалашада эстафетаны Благовар районының ДОСААФ бүлеге кабул итте.
Безнең белешмә
«Рәсәй ДОСААФ – Донбасс халкына» гуманитар акциясе 20 мартка кадәр дәвам итәчәк. 2022 елның 14 мартында Рәсәй ДОСААФның Төмән, Курган, Чиләбе, Самара, Саратов, Волгоград, Ростов өлкәләре һәм Башкортстан Республикасы төбәк бүлекчәләре көче белән Донбасска 30 тоннадан артык гуманитар йөк җыеп озату буенча чаралар башланды.