Чишмэ
+14 °С
Ачык
Гомуми мәкаләләр
18 март 2022, 10:20

«Яңа исемнәр» – Бөтенрәсәй күләмендәге чара

Чишмә районының ветераннар советы игълан иткән «Яңа исемнәр» онлайн-конкурсына Рәсәйнең төрле төбәкләреннән үзешчән артистлар – отставкадагы майор, Санкт-Петербург шәһәренең «Мирас» оешмасы җитәкчесе Виктор Соколов, Санкт-Петербургтан автор-башкаручы Роман Челядинов һәм Чабаксардан Евгений Назаров та кушылды, Уфадан да катнашырга теләүчеләр бар.

«Яңа исемнәр» – Бөтенрәсәй күләмендәге чара«Яңа исемнәр» – Бөтенрәсәй күләмендәге чара
«Яңа исемнәр» – Бөтенрәсәй күләмендәге чара

– Бүгенге көндә конкурс турындагы мәгълүмат социаль челтәрләрдә актив тарала. Мәскәүдән, Петербургтан һәм илнең башка шәһәрләреннән бик күп патриотик клублар катнашырга тели. Барысы да бәйгене быел ничек үткәрүебезгә бәйле булачак, – дип билгеләп үтте Чишмә районының ветераннар советы рәисе урынбасары Анатолий Романов.

Узган елда чишмәлеләр конкурста катнашу өчен гаризаларны бик актив тапшырган булсалар, быел исә катнашырга теләүчеләр әзрәк. 16 мартка булган мәгълүматларга караганда, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән нибары 15 гариза бирелгән. Конкурста катнашучылар арасында «Артур һәм дуслар» төркеме, Чишмә поселогыннан Алексей Панин һәм Ева Шавлохова, Дурас авылыннан Азат Исмәгыйлев бар.

Гомумән алганда, бәйгене оештыручылар хәбәр итүенчә, анда төрле яшьтәге музыкантлар һәм иҗади коллективлар катнаша ала.

– Бәйгегә мөмкин кадәр күбрәк катнашучыларны, бигрәк тә чишмәлеләрне җәлеп итәсе килә. Конкурс материалларын түбәндәге адрес буенча электрон почтага җибәрергә кирәк: Romanov-kip@mail.ru. Катнашырга теләүчеләр 8-987-614-2272, 8 (34797) 2-05-08 номерлары буенча мөрәҗәгать итә алалар. Катнашучыларның гаризалары март ахырына кадәр кабул ителә, ә апрель аенда жюри әгъзалары видео чыгышларны карап бәя бирәчәк. Май аенда «Без хәтерлибез» дип аталган патриотик җырлар фестивалендә «Яңа исемнәр» конкурсында җиңүчеләрнең Гала-концерты узачак, – дип аңлатты районның ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев.

Сүз уңаеннан, әлеге вакытта социаль челтәрләрдә Чишмә районының сугыш, хезмәт, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы тарафыннан тәкъдим ителгән «Минем героем» флешмобы уза. Ул Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгына багышланган. Чишмәлеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында видео төшереп, аны #СоветветерановЧишмыМойгерой хештегы белән социаль челтәрдә урнаштыра алалар.

«Яңа исемнәр» – Бөтенрәсәй күләмендәге чара
«Яңа исемнәр» – Бөтенрәсәй күләмендәге чара
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас