Чишмэ
+27 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
13 Марта 2022, 05:18

Су ташырмы-юкмы? Яз күрсәтер…

Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр системасының Башкортстан территориаль бүлеге карамагындагы Чишмә звеносы коткару хезмәтләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, биләмәләр башлыклары, районның ирекле янгын сүндерү командалары әгъзалары ташкынга һәм янгын хәвефе чорына әзер.

Чувалкип авыл Советы биләмәсе башлыгы Таһир Кәримов (уртада) техниканың ташкынга әзер булуын күрсәтәЧувалкип авыл Советы биләмәсе башлыгы Таһир Кәримов (уртада) техниканың ташкынга әзер булуын күрсәтә
Чувалкип авыл Советы биләмәсе башлыгы Таһир Кәримов (уртада) техниканың ташкынга әзер булуын күрсәтә

4 мартта район хакимияте каршындагы мәйданда узган смотр нәтиҗәләре шуны күрсәтте. Махсус ведомстволар һәм хезмәтләр авария-коткару эшләре, кешеләрне эвакуацияләү өчен билгеләнгән техника һәм җиһазлар белән таныштырдылар. Чишмә районы хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча әйдәүче белгече Җиһанур Идрисов сүзләренә караганда, 17 коткару формированиесенең 13е, коткару хезмәтенең 38 махсус һәм унбер авыл биләмәсенең янгынга каршы 5 техникасы тикшерелгән. Алар арасында энергия белән тәэмин итү, элемтә һәм хәбәр итү, инженерлык, ике коммуналь-техника хезмәте, янгынга каршы, автоюл һәм автотранспорт, ягулык-энергетика комплексы, җәнлекләрне һәм үсемлекләрне яклау объектларында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, санитар-эпидемиологик хәлләргә күзәтчелек итү, медицина һәм җәмәгать тәртибен саклау хезмәтләре бар иде. Новотроицкий урманчылыгы да урманнарның тирә-ягын сөрү өчен техника тәкъдим итте.

Смотрда ирекле янгын сүндерүчеләр командаларының әзерлегенә аерым игътибар бирелде.

– Районда сигез ирекле янгын сүндерү командасы бар, Ар, Дмитриевка, Ибраһим, Новотроицкий, Чувалкип авыл Советлары янгын сүндерү техникасын алып килде, – диде 95нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы Минзир Рәхимкулов.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, Сабур, Питрәй һәм Первомайский авыллары хәвеф зонасында. Бу торак пунктлар кергән авыл Советларының барлык  ирекле янгын сүндерү командалары мотопомпалар һәм янгынсүндергечләр белән тәэмин ителгән. Ут чыккан яки су баскан очракта ярдәм килеп җиткәнче, алар белән янгынны сүндерә һәм суны суырта башларга мөмкин.

Хакимият башлыгы Ришат Мансуров смотр вакытында комиссиягә финанслау мәсьәләсен хәл итәргә һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерергә кушты. Мәсәлән, хәзер ирекле янгын сүндерү командаларының барлык машиналары ишекләрендә бер төрле логотиплар булачак.

Смотр нәтиҗәләре буенча түбәндәге карарлар кабул ителде. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатында авыл биләмәләре башлыкларына һәм район хуҗалыклары җитәкчеләренә басу читләрен һәм урман янгыннары ихтимал булган торак пунктлар тирәсен сөреп, саклау полосалары булдырырга кушылды. Марусино, Бильязы, Яшькәй, Кызылгы, Лентовка, Ирек, Красный Октябрь авылларында һәм Чишмә поселогының «Елга аръягы» бистәсендә шундый эшләр башкарылачак. Шулай ук Ар, Дурас, Сафар һәм Шөнгәккүл авылы биләмәләренә 2022 ел ахырына кадәр техник чаралар паспортын рәсмиләштерергә һәм янгынга каршы техниканы ремонтларга, Дмитриевка, Дурас, Новотроицкий, Сафар, Енгалыш, Шөнгәккүл, Лесной, Чувалкип авыл Советларына янгын сүндерү машиналарын һәм «ЛКП-4П» тагылмаларын кышкы чорда, 2022 ел ахырына кадәр, җылы боксларда тотарга кушылды.

Су ташырмы-юкмы? Яз күрсәтер…
Су ташырмы-юкмы? Яз күрсәтер…
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас