Чишмэ
+29 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
10 Марта 2022, 12:46

Техника тикшерү 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк

3 мартта Дәүләт техника күзәтчелеге идарәлегенең Чишмә районы буенча инспекциясе үзйөрешле машиналарны тикшерә башлады.

Техника тикшерү 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәкТехника тикшерү 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк
Техника тикшерү 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк

Алар исәбенә тракторлар, юл-төзелеш машиналары, коммуналь, авыл хуҗалыгы техникасы, авто-мототранспорт һәм үзйөрешле машиналар һәм башка төр механик транспорт керә.

Дәүләт техника күзәтчелегенең Чишмә районы буенча инспекциясе начальнигы Яков Кожевников техник тикшерүнең аварияләрне киметү максатында мөһим булуын билгеләп үтте. Ул белгечләр белән инструктаж үткәрә, бу өлкәдә гамәлдә булган законнар, документлар алу тәртибе, техниканы тикшерү срогы турында сөйли һәм сорауларга җавап бирә. Техник тикшерүнең төп максаты – тракторларның һәм үзйөрешле машиналарның хәвефсезлек нормаларына туры килүен ачылау, төрле хокук бозуларны кисәтү.

– Чишмә районы буенча дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясендә 1335 берәмлек техника исәптә тора. Шуларның 601е агросәнәгать комплексыныкы (374 трактор, 88 тагылма), 166 юл-төзелеш машинасы, 236 трактор тагылмасы. Районда яшәүче физик затларда 734 машина теркәлгән, – дип хәбәр итте Яков Андреевич.

Ул билгеләп үткәнчә, безнең районда язгы кыр эшләрендә кулланылачак машиналарны техник тикшерү расланган график буенча 3 мартта башланды һәм 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Мал азыгы ургыч комбайннарны – майда, ашлык комбайннарын техник тикшерү июньдә үтәчәк.

Тракторлар һәм үзйөрешле машиналар авыл хуҗалыгында гына түгел, ә сәнәгатьнең, төзелеш һәм коммуналь хезмәтләрнең барлык тармакларында да диярлек кулланылучы техника. Аларның тизлеге зур булмаса да, куәтле һәм авыр техника санала. Шуңа күрә төзек булмаган торыштагы транспортның хәвеф тудыруы ихтимал, шул сәбәпле аларга ел саен техник тикшерү үткәрү мәҗбүри булып тора.

Техника тикшерү 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк
Техника тикшерү 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас