Чишмэ
+14 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
10 Марта 2022, 07:47

Сабыйларны китап белән кызыксындыру мөһим

Винера Гафарова, «Карлыгач» балалар бакчасының мәктәпкәчә төркеме тәрбиячесе Мин балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим, эш барышында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсеше тоткарлану проблемасы белән еш очрашырга туры килә.

Сабыйларны китап белән кызыксындыру мөһимСабыйларны китап белән кызыксындыру мөһим
Сабыйларны китап белән кызыксындыру мөһим

Сер түгел, замана балаларына китап укуга караганда, күбрәк мультфильмнар һәм телетапшырулар карау һәм компьютер уеннары ошый.

Телефоннарыннан аерылмаган балаларны китап белән кызыксындырырга мөмкинме? Китап укуның да кызыклы икәнен төшендерә алсак, мөмкин, әлбәттә. Шуңа күрә әти-әниләргә киңәш: сабыйга кечкенәдән үк китаплар укырга кирәк.

Балалар бакчасының мәктәпкәчә төркемендә дә без бик күп кызыклы китаплар укыдык. Үз китапханәбез бар, ул даими рәвештә Ибраһим авылының  модульле китапханәсеннән алынган яңа китаплар белән тулыланып тора. Балалар күп кенә авторларның исемнәрен беләләр, китапларны тышына карап таныйлар. Укыганда бик теләп тыңлыйлар һәм ишеткәннәрен сөйләп бирә алалар. Аларга шулай ук әкиятләрне сәхнәләштерү дә ошый.

«Карлыгач» балалар бакчасында театр почмагы да оештырылган, биредә курчак театры күрсәтү өчен төрле зурлыктагы курчаклар бар. Күптән түгел рус халык әкиятен сәхнәләштердек. Безнең балалар персонажлар ролен башкарып кына калмадылар, үзләре дә андагы вакыйгалар белән җитәкчелек иттеләр, әкият барышын үзгәрттеләр. Шул рәвешле тәрбияви бурычлар хәл ителде: яхшылык, изгелек, үзара аңлашу, дуслык кебек әхлакый сыйфатларны бәяләргә өйрәнделәр.

Сабыйларны китап белән кызыксындыру мөһим
Сабыйларны китап белән кызыксындыру мөһим
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас