

Шул сорау белән кызыксынып кибетләр буйлап уздык һәм беренче урында чәчәкләр булуын белдек.
– 8 Март бәйрәменә бик күп чәчәкләр сатыла. Төрлесен алалар, бер елны лилияләр күбрәк сатылса, икенче елны хризантемаларга өстенлек бирелә. Тик, гадәттә, тәүдә лалә чәчәкләре, аннары розалар сатылып бетә. Гөл савытындагыларын да бик теләп алалар. Бәйрәм көнендә кибет тулы ир-ат була. Поселокта гына түгел, бөтен район буенча чә-чәкләрне китереп бирү хезмәте дә бар.
Әйтергә кирәк, соңгы елларда райондагы башка кибетләрдә дә теплицада үстерелгән лаләләр сатыла башлады, алар арзанрак та.
Татлы ризык яратучы хатын-кызлар тәмле кәнфит бүләк итсәләр дә шат булачак. Соңгы елларда шулай ук матур тартмаларга салынган, кипкән яки тере чәчәк бөреләре белән бизәлгән төрле-төрле баллар, шоколадтан ясалган букетлар яки открыткалар, шоко-пазллар, җиләк-җимешле кәрзиннәр, тематик тортлар бүләк итәләр. Кухня кирәк-яраклары: матур савыт-сабалар, үлчәүләр, термокружкалар, чәй, кофе яисә тәмләткечләр салу өчен савытлар да популярлыкны югалтмый.
Электр товарлары кибетендә сатучылар 8 Мартка фен, чәч турайткыч, стайлер сатып алырга мөмкин булуы турында сөйләделәр. Шулай ук электрон китаплар, фитнес-беләзекләр, смартфоннар һәм башка аксессуарлар бүләк итүчеләр дә бар. Хезмәттәшләр өчен блокнот һәм ручкалар сатып алалар, ә менә сувенирлар хәзер бик популяр түгел. Хатын-кызларга үзләренә бүләк сайлау мөмкинлеге калдырып, сертификат бирүче ир-атлар да бар. Соңгы елларда парфюмерия һәм косметика алу өчен карта яки сертификат бирү модага керде.
Әниләргә, апаларга, каенаналарга һәм башка кыз туганнарга урын-җир комплекты, сөлгеләр, плед һәм халат бүләк итәргә була. Ә иң идеаль бүләк – ул чын күңелдән бирелгәне, чөнки, бүләккә караганда, игътибар мөһимрәк бит.