

Горчичник тирене җылытканда аның рецепторлары ярсый, ә рефлекс кан йөрешен яхшырта.
Шулай итеп, организмга салкын тиюгә каршы көрәшергә һәм сәламәтләнергә этәргеч бирелә.
Горчица белән дәвалауның башка ысуллары да бар: аякларны горчицалы кайнар суга тыгу, йон оекбаш эченә әлеге порошокны салып, киеп йоклау. Аяк табанында рецепторлар күп, алар кузгатып җибәрә торган рефлекс зур роль уйный. Шуңа да аяк юешләнсә һәм өшесә, чирли башлыйбыз. Таблетка эчү уңайлы, мәшәкатьсез, дибез. Ә горчичник белән булашу вакытны да ала, кыенрак та. Әмма табигый дәвалау ысулларының зыяны даруныкына караганда кимрәк.
Горчичникны башта тикшереп карарга кирәк. Чөнки аның аптекада күпме ятканын кайчак үзебез дә белмибез. Тикшерү бик гади: пачкадан берсен алып, өстенә бер-ике тамчы кайнар су тамызасың. Үзенчәлекле кискен ис чыкса, димәк, искермәгән.
Горчичникны җәрәхәтсез, сыткыларсыз коры тирегә генә куялар, өстен клеенка, яки полиэтилен белән каплыйлар. Авыру кешегә җиңел юрган ябалар. Тәндә горчичникны 5–20 минут тотарга (балаларга азрак, өлкәннәргә озаграк) кирәк.