Чишмэ
+14 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
6 Марта 2022, 10:26

«Омикрон» белән авыручылар саны кими

2022 елның 1 мартына ковид белән авыручы 145 кеше амбулатор дәвалана, дүшәмбе көнне тагын дүрт авыру ачыкланган.

«Омикрон» белән авыручылар саны кими«Омикрон» белән авыручылар саны кими
«Омикрон» белән авыручылар саны кими

Районда коронавирусның дүртенче дулкыны басыла, шул ук вакытта грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) белән авыручылар саны кими.

Үзәк район дәваханәсенең баш табибы Радик Галимов хәбәр итүенчә, үткән атна белән чагыштырганда, өлкәннәр һәм балалар поликлиникаларына коронавирус белән чирләп мөрәҗәгать итүчеләр саны 30 процентка кимегән. ОРВИ һәм грипп белән авыручылар да ике тапкырга диярлек азрак: үткән атнада – 155, ә бер атна элек 300 булган.

Мәктәпләрдә дә хәлләр тотрыкланган – сишәмбе 27 бала һәм ике укытучы, ә бер атна элек 67 укучы, мәктәпкәчә учреждениеләрдә бер бала һәм бер тәрбияче чирләгән. 

Пандемия башланганнан бирле барлыгы 7961 чишмәле, шул исәптән бу ел башыннан 2690 кеше авырган. Вакцинация һәм ревакцинация дәвам итә: 2022 елда районда барлыгы 4687, шул исәптән дүшәмбе көнне 47 кеше прививка ясаткан.

«Омикрон» белән авыручылар саны кими
«Омикрон» белән авыручылар саны кими
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас