

Исегезгә төшерәбез, әлеге проект кысаларында Чишмә районының инвалидлар оешмасы Президент грантлары фонды хисабына физик күнегүләр белән шөгыльләнү өчен адаптив тренажерлар сатып алган иде.
Чара башланыр алдыннан кунаклар һәм катнашучылар бер-берсе белән спорт күнегүләренең нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
– Без София белән бирегә ике ел йөрибез инде. Ул тренажерлар залында бик теләп шөгыльләнә. Сәламәтлегендә уңай үзгәрешләр күрәбез, – дип сөйләде Ксения Зенцова.
Любовь Петрованың улы да яңа тренажерлар залына йөри. Аның сүзләренә караганда, Дима паралимпия үзәгендә шөгыльләнә һәм хәтта чемпион булырга хыяллана.
Чараның мәртәбәле кунаклары арасында район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Илдар Әсәдуллин, Чечня кампаниясе ветераны Рим Нәбиуллин, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Елена Рычкова, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Марат Вәлимхаматов та бар иде.
– Әлеге программалар районнарда инвалидлар җәмгыяте бүлекләренә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә барысына да сәламәтлек, һәм әлбәттә, ирешелгәннәрдә тукталып калмасыннар, яңа, кызыклы проектлар әзерләсеннәр, дип телисе килә, – дип билгеләп үтте Рим Мидхәт улы.
– Грант ярдәме җәмәгать оешмаларына уңайлы шартлар тудыру өчен дәүләттән ярдәм алырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, бу очракта безнең инвалидлар җәмгыяте өчен тренажерлар сатып алынды. Яңа тренажерлар залында көн саен диярлек барган тренировкаларыгызны карау күңелле, биредә өлкәннәр генә түгел, балалар да бик теләп шөгыльләнә, – дип сүзгә кушылды хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Илдар Әсәдуллин.
Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең район бүлекчәсе рәисе Эльза Янабаева сүзләренә караганда, тренажерлар залында һәрвакыт кеше күп.
– Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, инвалидлар җәмгыяте әгъзалары һәм безнең залда шөгыльләнергә теләүчеләр артты.
Тренажерларда озак вакыт шөгыльләнгәннән соң аларның сәламәтлегендә уңай нәтиҗәләр күренә. Күнекмәләр арытаба да шул график буенча дәвам итәчәк. Әлбәттә, проектны булдырган һәм аның эшендә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә. Әлеге грантны дәвам итү өчен туристик юнәлештәге яңа проект әзерлибез. Өстәмә тренажерлар сатып алырга һәм мәдәни сәфәрләр оештырырга планлаштырабыз, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Эльза Хәниф кызы.
Чара ахырында инвалидлар җәмгыяте җитәкчелеге активистларга рәхмәт хатлары тапшырды.