Чишмэ
+12 °С
Дождь
Гомуми мәкаләләр
4 Марта 2022, 12:12

Акцияле порошокны алма

Кайвакытта бәясенә алданып, составын укып та тормыйча берничә порошок күтәреп кайтабыз. Соңыннан гына составында әллә ниләр булуы ачыклана. Төргәктәге язуны игътибар белән укыгыз:

Акцияле порошокны алмаАкцияле порошокны алма
Акцияле порошокны алма

Хәрефләр ачык күренергә, язу аңлаешлы булырга тиеш. Ялган порошокның язуы тонык яки аңлаешсыз була;

Инструкция рус телендә язылган, эшләнү вакыты күрсәтелгән булырга тиеш;

Порошок составында пычракны юа торган ПАВ: (поверхностно-активные вещества) дигән матдә бар. Әмма ул 5%тан да артырга тиеш түгел;

Иң зыянлы матдә – анион ПАВ (А-ПАВ). Аллергия китереп чыгара һәм иммунитетны какшата;

Яхшы кер юу порошогы составында фосфат булырга тиеш түгел. Ул сулыш юлларын ярсыта;

Биокушылмалар (энзимы) табигый тукымаларны боза.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Акцияле порошокны алма
Акцияле порошокны алма
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас