Чишмэ
+27 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
2 Марта 2022, 08:09

Инвестицияләр: ниятне тормышка ашырганчы күп көч һәм вакыт таләп ителә

Чишмә районы хакимиятендә атна саен үткәрелгән бизнес-очрашулар күп кенә кызыклы проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.  

Инвестицияләр: ниятне тормышка ашырганчы күп көч һәм вакыт таләп ителәИнвестицияләр: ниятне тормышка ашырганчы күп көч һәм вакыт таләп ителә
Инвестицияләр: ниятне тормышка ашырганчы күп көч һәм вакыт таләп ителә

Эшкуарлык белән үзара файдалы хезмәттәшлек урнаштыру территориянең инвестицион активлыгын үстерергә һәм халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар тудырырга ярдәм итә.

Шулай итеп, районда бизнес кайсы юнәлештә үсәргә тиеш? Бүгенге көндә нәрсә көнүзәк? Пандемия шартларында ничек эшләргә? Тюбинг-парк, атта йөрергә өйрәтү мәктәбе, гаилә белән ял һәм күңел ачу үзәге – боларның барысы да чынбарлыкта була аламы? Район хакимияте башлыгының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлыкны үстерү буенча урынбасары Артем Бәдретдинов белән әңгәмәбез шул хакта.

– Артем Марс улы, «Инвестиция сәгатьләре» ни дәрәҗәдә нәтиҗәле? Аңлашыла ки, идея барлыкка килеп, аны тормышка ашырганчы бер ай гына вакыт узмый. Шулай да, кайбер проект нәтиҗәләре белән уртаклаша аласызмы?

– Әлбәттә, узган атнада гына эшмәкәрлек сәгате барышында республиканың эре аграрчыларының берсе – «Нерал» компанияләр төркеме вәкилләре белән очрашу үтте. Алар белән авыл хуҗалыгы җирләрен мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштык.

Планнарны гамәлгә ашыру өчен өч күперне ремонтларга һәм ике авыл биләмәсендә юлларны тәртипкә китерергә туры киләчәк. Шуны аңлау мөһим, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен дә, муниципалитет өчен дә бу юнәлештә эш алып бару чыгымлы. Шуңа бәйле рәвештә «Нерал» компанияләр төркеме белән хезмәттәшлек итү һәм «Авыл территорияләрен үстерү» федераль программасында катнашу турында килештек. Анда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре күпер корылмаларын һәм автомобиль юлларын ремонтлауны финанслауда катнаша. Мондый карар предприятиегә үсеш планын бәяләргә, проектны тормышка ашыра башларга, ә муниципалитетка чишмәлеләр өчен уңайлы шартлар булдырырга, районның икътисади күрсәткечләрен арттырырга мөмкинлек бирә, бу, һичшиксез, халыкның тормыш дәрәҗәсендә чагылыш табачак.

– Артем Марс улы, районда инвесторлар белән, яңа производстволар һәм эш урыннары булдыруга инвестицияләр җәлеп итү өчен нинди максатчан эш алып барыла?

– Әлеге вакытта узган елда каралган шешәдә су җитештерү буенча проектны тормышка ашыруның тәүге этабы башлана.

Район хакимияте, инвесторга тапшыру максатында, муниципаль милек комплексын һәм җир участогын әзерләү буенча кирәкле эшләрне тәмамлады. Инвестор белән 15 миллион сумлык җиһазлар белән тәэмин итүгә килешү төзелде. Булачак җитештерү объектының концепциясен эшләдек, шулай ук социаль тармакта мөһим булган эшләр турында килештек. Бу – Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган мемориалны яңартып кору һәм Өйдрәк авылында балалар өчен уен мәйданчыгы төзү.

Инвесторның якын киләчәктәге планнарында – бинаны төзекләндерү, җиһазлар урнаштыру һәм тирә-як территорияне тәртипкә китерү. Проектны гамәлгә ашыруны агымдагы елның июнендә төгәлләргә ниятлибез. Бу унлап эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

– Бердәнбер тюбинг-парк ябылганнан соң, күпләр Чишмә районында әлеге кышкы спорт төре юк, дип ризасызлык белдерделәр.

– Эшмәкәрлек сәгате барышында безгә күңел ачу һәм туклану урыны белән тюбинг-парк оештыру тәкъдиме белән эшкуар Рәхим Тимергазин мөрәҗәгать итте.

Бу кызыклы проект. Гаилә белән ял итү өчен тагын бер үзәк барлыкка киләчәк. Әлеге вакытта эшмәкәр белән райондагы тау битләүләрен өйрәнәбез, парк төзелешен планлаштырабыз, аннан соң хәвефсез трасса ясауга керешәчәкбез. Тюбинг-парк быел декабрьдә ачылыр дип ниятләнә.

– Эшмәкәрләр сезгә нинди тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итә ала? Сезнең карашка кайсы юнәлештә әлегә урыннар тулы түгел?

– Безнең район республика географиясендә уңайлы урында урнашкан. Районда товарлар, хезмәтләр яки җитештерү тармаклары күп булса да, эшкуарлык белән шөгыльләнү өчен һәрвакыт урын булачак. Чөнки көндәшлек тармак үсешенә ярдәм итә; сорау ихтыяҗ тудыра, инновацияләр үсеш ала, яңа продукт барлыкка килә. Көндәшлек – икътисадның аерылгысыз өлеше.

Эшкуарлык белән шөгыльләнү өчен бушрак урыннар турында сөйләсәк, беренче чиратта, район һәм республика өстенлекләрен билгеләргә мөмкин. Хәзер туризм тармагы, ял һәм күңел ачу чараларын оештыру буенча эшчәнлек көнүзәк. Туризмның яңа төре безнең өчен гадәти булган күренешләрне үз эченә алмый, мин ял көне туризмы турында әйтәм – бу глэмпинг, авыл туризмы һәм чаңгы шуу, велосипедта яки җәяү йөрү рәвешендә ял итү. Безнең район территориясендә күңел ачу өчен урыннар бик аз. Ял көннәрендә халык күп вакыт гаилә белән ял итү өчен республика башкаласына, Уфа шәһәренең төрле күңел ачу комплексларына бара. Эшкуарлык белән шөгыльләнү өчен буш урыннар – ул балалар өчен ял үзәкләре, боулинглар ачу, мизгелле инфраструктуралар – самокатлар, велосипедларны прокатка биреп тору һ. б.

Һәм, әлбәттә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү һәм аларны кечкенә булса да кибеттә сату – табышлы эш. Шулай ук коворкинг тибындагы көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, премиум класслы җәмәгать туклануы пунктлары, юл буе сервисы объектлары һәм башкалар.

Инвестицияләр: ниятне тормышка ашырганчы күп көч һәм вакыт таләп ителә
Инвестицияләр: ниятне тормышка ашырганчы күп көч һәм вакыт таләп ителә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас