Чишмэ
+14 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
26 Февраля 2022, 07:16

Башкортстанда үсмерләрне коронавирустан вакциналау ничек бара?

Беренче нәтиҗәләр белән таныштырабыз.

Башкортстанда үсмерләрне коронавирустан вакциналау ничек бара?Башкортстанда үсмерләрне коронавирустан вакциналау ничек бара?
Башкортстанда үсмерләрне коронавирустан вакциналау ничек бара?

Башкортстанга кайтарылган коронавирустан үсмерләр өчен «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе планлаштырылган вакыттан иртәрәк тәмамланды. 2800 ампула ике атна эчендә бетте һәм барысына да җитмәде. Кайбер кешеләр, теләкләре булса да, балаларына коронавирус инфекциясеннән прививка ясату мөмкинлеге юк, дип канәгатьсезлек белдереп мөрәҗәгатьләр калдырды. Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында вакциналауга ихтыяҗ, чыннан да, зур, дип расладылар. Әмма икенче партия кайчан килерен әйтү кыен. Материал әзерләнгән вакытта бу хакта бернинди мәгълүмат та юк иде. Эш шунда, аңа бөтен ил буенча ихтыяҗ зур, вакциналарны федераль үзәк бүлә, ә җитештерүче әлегә планлы куәтләргә чыга гына.

 

Үсмерләргә вакцина эшләтү буенча тәүге йомгаклардан чыгып,  берничә мөһим нәтиҗә ясарга була да инде:

– 12–17 яшьлек балалар, ә «Спутник М» нәкъ менә алар өчен тәгаенләнгән, вакциналауны җиңел кичерә. Бездә дә, башка төбәкләрдә дә моңа бәйле бернинди инцидентлар да булмады. Шул исәптән безнең басмалар да сораштырган үсмерләр хәлләре авыраюын көтүләрен, ә аларның бары тик куллары гына бераз авыртуын, яисә азрак температуралары күтәрелүе турында белдергән. Препаратның инструкциясе нигезендә, иң еш күзәтелә торган билге – озакка сузылмаган «гриппка охшаш синдром» (температура күтәрелү, калтырату, мускуллар авырту, хәлсезлек) һәм прививкага урындагы реакцияләр (инъекция урыны авырту һәм шешү). Практика күрсәтүенчә, болар барысы да көн дәвамында, күп дигәндә, ике көндә уза.

– Гомумән алганда, вакциналауга карата кешеләрнең мөнәсәбәте уңай. Дөрес, сораулар әле дә бар, һәм алар күп, шуңа күрә киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм блогерлар, табибларны җәлеп итеп, даими рәвештә мәкаләләр бастыралар, чын белгечләр катнашлыгында тапшырулар һәм туры эфирлар әзерлиләр.

«Спутник М» – дөньяның 70 илендә тикшерелгән дозасы биш тапкыр киметелгән «Спутник V» ул. Аны бер елдан артык сынадылар, тест сынауларында 12–17 яшьлек өч меңнән артык үсмер катнашты. Рәсәйнең Сәламәтлек саклау министрлыгы вакцинаны теркәде, ул нәтиҗәле һәм хәвефсез. Ун үсмернең тугызында коронавирус йоктырудан саклаучы антитәнчекләр барлыкка килә.

Үсмерләргә вакцина ясау тулысынча ирекле, аны ясатмаган балаларга бернинди чикләүләр дә юк һәм булмаячак та. Вакциналау алдыннан ата-аналар язма рәвештә ризалык белдерергә тиеш, 15 яшьтән өлкәнрәкләр моны мөстәкыйль рәвештә эшли ала. Препаратны, «өлкәннәрнеке» кебек үк, өч атна интервал белән ике тапкыр кадыйлар.

 

МӨҺИМ ФИКЕР

Алисә Мамаева, күп балалы ана, медицина фәннәре кандидаты, Сәламәтлек һәм профилактика үзәгенең баш табибы:

– Минем өч балам бар: олы кызыма 13 яшь, уртанчы улыма 4 яшь һәм кече кызыма тиздән өч яшь тулачак. Февраль башында, поликлиникага «Спутник М» вакцинасы килгәч тә, без олы кызым белән балалар поликлиникасына бардык һәм прививка ясаттык. Вакциналанудан соң температурасы күтәрелер дип көткән идек, кызым берничә көн авыр булыр инде, дип борчылган иде, тик берни дә булмады, бары тик укол урыны гына бераз авыртты.

Мин бу карарда бер секунд та шикләнмәдем. Алдан ук җитештерүченең сайтында вакцина турында укыдым, бала бит, моның шактый өйрәнелгән «Спутник V» икәненә инандым. Аек акыл белән фикер йөрткәндә, агудан башка, бер генә матдә дә, ә вакцина агу түгел, анда хәтта вирусның актив кисәкләре дә юк, әгәр дә аңа каршы билгеләр юк икән, сәламәтлеккә системалы зыян китерә алмый.

Мин – эшләүче әни һәм миңа көн дә эшкә барырга кирәк. Әлбәттә, грипптан, су чәчәгеннән, коронавирустан прививка ясату бала авырмаячак, дигән сүз түгел. Әмма бу авыру җиңелрәк узачак, дигәнне аңлата. Әйе, ике атна өйдә авырырга мөмкин, әмма вакцинадан башка бер ай авырыр иде һәм, бәлки, реанимациядән башка да булмас иде. Прививкалар фонында барысы да авыруларны шулай кабул итәргә тиеш, дип уйлыйм. Мин прививка ясату яклы, һәм 12 яшькә кадәр балалар өчен хәвефсез вакцина әзер булгач та, кечкенә балаларыма да мотлак прививка ясатачакмын.

 

ӘЙТКӘНДӘЙ

«Больничный»ны ничек тизрәк ачарга?

Максим Забелин, Башкортстанның сәламәтлек саклау министры:

– «Больничный»ны дистанцион рәвештә ПЦРы  уңай булган пациентларга ачарга мөмкин, моның өчен 122 номеры (1 санын җыярга) буенча  Сәламәтлек саклау министрлыгының контакт-үзәгенә яки поликлиниканың регистратурасына шалтыратырга кирәк. Авырулар саны шактый арту сәбәпле, линия тулы булып, шунда ук җавап бирмәскә дә мөмкиннәр, моны аңлап кабул итүегезне һәм оператор яки регистратура хезмәткәренең бушавын көтүегезне сорыйм.

Әгәр пациентның авыру билгеләре булмаса яки ПЦРның нәтиҗәсе тискәре икән, «больничный»ны дистанцион рәвештә җиде көннән соң ябарга мөмкин. «Больничный»ны табиб тикшерүе нәтиҗәләре буенча гына озайтырга була – моның өчен поликлиникага килергә яки, хәл авыр булганда, табибны өйгә чакыртырга кирәк. Исегезгә төшерәбез, поликлиникалар көн саен 7.30дан 22 сәгатькә кадәр эшли.

Башкортстанда үсмерләрне коронавирустан вакциналау ничек бара?
Башкортстанда үсмерләрне коронавирустан вакциналау ничек бара?
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас