

Башкортстанда яшәүчеләргә, үзмәшгуль булып теркәлеп, үзенең кечкенә бизнесын ачарга мөмкинлек бирүче тәҗрибә рәсми рәвештә уңышлы, дип табылды.
Исегезгә төшерәбез, ике ел инде бухгалтерия алып бармыйча, исәп-хисап документларын һәм декларацияләр тапшырмыйча, бик кечкенә – 4–6 процент күләмендә салым түләп, законлы эшкуар булырга мөмкин. Эксперимент барган ике ел эчендә Башкортстанда гына 77 мең кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган. Ни өчен бу бөтен кешегә дә отышлы? Шушы сорауга җавап бирәбез.
Кемнәр үзмәшгуль була ала?
Үзе генә эшләгән, башка хезмәткәрләрне ялламаган һәм елына 2,4 миллион сумнан кимрәк акча эшләгән һәр кеше үзмәшгуль булып теркәлә ала.
Бу түбәндәгеләргә туры килә:
өйдә маникюр яки макияж ясаучыларга;
фотографларга һәм видеооператорларга;
үзе җитештергән продукцияне сатучыларга;
чаралар һәм бәйрәмнәр алып баручыларга;
юристларга һәм бухгалтерларга;
бер тәүлеккә яки озак вакытка арендага фатир тапшыручыларга;
ремонт һәм төзелеш белән шөгыльләнүчеләргә;
пассажирлар һәм йөк ташу белән шөгыльләнүчеләргә;
бала караучыларга һәм репетиторларга.
Түбәндәгеләр үзмәшгуль булып теркәлә алмый:
кемдер җитештергән товарларны сатучылар;
арадашчылар һәм агентлар;
алкоголь, тәмәке, дарулар, лотерея билетлары, мех һәм тиредән эшләнгән әйберләр һәм мәҗбүри маркировканы таләп итүче башка товарларны сатучылар;
файдалы казылмалар чыгару белән шөгыльләнүчеләр;
дәүләт хезмәткәрләре;
эшчәнлекнең төп төре буенча – адвокатлар, нотариуслар, арбитраж идарәчеләр, медиаторлар һәм бәяләүчеләр (әгәр адвокат башлыклар бәйли икән, ул үзмәшгуль булып теркәлә һәм аларны сата ала);
торак булмаган күчемсез милекне, мәсәлән, апартаментларны яки гаражны арендага тапшыручылар.
Бу отышлы һәм хәвефсез
Әгәр акча башка кешедән килгән булса, үзмәшгульләр – нибары 4 процент, әгәр түләү юридик берәмлектән яки шәхси эшкуардан керсә, 6 процент күләмендә салым түли. Бу ставкалар 2028 ел ахырына кадәр үзгәрмәячәк.
Аның каравы, хәзер сезнең бизнес законлы. Салым инспекциясе тикшерүеннән, бухгалтерия алып барылмаган өчен штрафлардан һәм судлардан курыкмаска, шулай ук, әйтик, кредит рәсмиләштергәндә табышны күрсәтергә мөмкин. Әйткәндәй, беренче тапкыр үзмәшгуль булып теркәлүчеләргә Федераль салым хезмәте салым бонусы бирә – беренче 10 000 сум салымны түләмәскә мөмкин.
Мәсәлән, Әминә әби студентларга аена 15 мең сумга арендага фатир тапшыра. Закон буенча, ул керемнең 13 процентын, ягъни аена 1950 сумын түләргә тиеш.
– Әгәр ул берни дә түләми һәм аның өстеннән күршеләре зарланган, яки бу хакта салым хезмәте белеп калган икән, Әминә әби саллы гына штраф түләячәк: аңа өч ел өчен салым исәпләячәкләр һәм пеняны да түләргә мәҗбүр итәчәкләр, бу якынча 100 мең сум дигән сүз.
– Әгәр ул үзмәшгуль булып теркәлсә, аена 600 сум гына түләргә тиеш булачак, өстәвенә, ул арендаторлар белән рәсми рәвештә килешү төзи алачак, анда аларның бурычлары һәм хокуклары да күрсәтеләчәк. Аңа бернинди салым тикшерүләре дә куркыныч тудырмаячак, чөнки Әминә әби – легаль эшкуар!
Теркәлү биш минут вакытны ала
Өч ысул белән теркәлергә мөмкин:
«Минем салым» мобиль кушымтасы аша. Теркәлгәндә сезгә бары тик паспорт кына кирәк булачак;
үзмәшгульнең Салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинеты аша. Сезгә «Дәүләт хезмәтләре»ндә исәп язмасы кирәк булачак;
банкларның мобиль кушымтасы аша. Исемлектә «Саклык банкы», «Альфа-Банк», ВТБ, «Тинькофф-банк» һәм башка банклар бар.
Хәзер «Дәүләт хезмәтләре» аша да теркәлү мөмкинлеге бирәчәк закон әзерләнә.
Бернинди отчет бирү дә кирәкмәячәк
Рәсми рәвештә эшләргә һәм үзмәшгуль булырга рөхсәт ителә! Бу сезгә акча эшләргә һәм салым түләүдә экономияләргә мөмкинлек бирәчәк. Компанияләр заказларны үзмәшгуль кешеләргә тапшыруга өстенлек бирә: бу хезмәткәрләрне штатка алу яки килешүләр буенча яллауга караганда отышлырак.
Әйтик, физкультура укытучысы Женя мәктәптә хезмәт хакы ала. Аның өчен салымны бухгалтерия түли. Укытучы үзмәшгуль булып теркәлә һәм репетитор һәм тренер булып та эшли. Бу эштән алынган керем өчен салымны үзаллы түләргә кирәк булачак. «Ромашка» җәмгыяте үз хезмәткәрләрен салда йөзәргә алып барырга ниятләгән. Алар рәсми килешү буенча Женядан 20 мең сумга аны оештыруда ярдәм күрсәтүен сорый. Әгәр аның белән физик берәмлек буларак килешү төзесәләр, ул – 17400 сум (20 мең – 13 процент), ә үзмәшгуль буларак төзесәләр, 18800 сум (20 мең – 6 процент) керем алачак.
Бер үзенчәлек бар: элекке рәсми эш бирүчесе үзмәшгульнең подрядчысы була алмый. Эштән киткәннән соң, ким дигәндә, ике ел вакыт узарга тиеш. Бу ваемсыз җитәкчеләр персоналны, алар өчен салымнар һәм социаль фондларга акча түләмәс өчен, үзмәшгульләр сафына күчермәсен өчен эшләнгән.
Шулай ук үзмәшгульләргә бухгалтерия алып барырга, бернинди отчетлар, декларацияләр һәм башка документлар тапшырырга да кирәк түгел. Сезгә, гомумән, бухгалтер яки махсус белем кирәк түгел. Барысы да мөмкин кадәр гадиләштерелгән: «Минем салым» кушымтасында нинди сумма килүен (юридик берәмлектән булса, аның ИННын да) сез үзегез язасыз. Программа үзе чек ясарга (бу бер төймә белән эшләнә) һәм аны сатып алучыга җибәрергә тәкъдим итәчәк, ә ай азагында күпме салым түләргә кирәклеген күрсәтәчәк. Түләү вакыты – киләсе айның 25енә кадәр. Картаны бәйләргә дә була, һәм акча автоматик рәвештә күчереләчәк. Бөтен мәшәкать шушы.
Кергән акча өчен аерым карта булдыру уңайлырак, әмма бу мәҗбүри түгел. Программа барыбер сез үзегез күрсәткән керемнәрне генә саный. Ягъни, күпме салым түләргә икәнлеген сез хәл итәчәксез! Әгәр дә сез нинди дә булса сәбәпләр аркасында бернинди акча да эшли алмыйсыз икән, шулай ук берни дә түләргә кирәкми.