Чишмэ
+15 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
22 Февраля 2022, 05:17

Тере хәтер

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә хакимият башлыкларына уллары сугыштан кайтмаган аналарга аерым игътибар бирергә, тол хатыннарның, якыннары яу кырында һәлак булган гаиләләрнең мәнфәгатьләрен якларга, кирәк булганда аларның проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтергә кушты.

Тере хәтерТере хәтер
Тере хәтер

Безнең районда бу юнәлештә нинди эш алып барыла? Шушы һәм башка сорауларга без Чишмә районының Әфганстан ветераннары берлеге рәисе Андрей Исаевның җавап бирүен сорадык.

– Андрей Евгеньевич, һәлак булган солдатларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча иҗтимагый оешманың роле нинди?

– Чишмә районында сугышта һәлак булганнарның әниләренә һәм тол хатыннарына зур игътибар һәм ярдәм күрсәтелә. Берничә мисал китерә алам. Иҗтимагый оешма әгъзалары ярдәме белән Енгалыш авылында Чечняда һәлак булган солдат Вадим Өметбаевның әнисе Рәзинә Гыйлемхан кызы яшәгән йортның түбәсе ябылды, истәлекле такта урнаштырылды. Солдатлар җирләнгән урыннарда үз көчебез белән һәйкәлләрне алыштырдык. Һәлак булган солдат Сергей Алексеевның әнисе Анастасия Алексеева хәзер Языковода яшәсә дә, Әфганстан ветераннары берлеге аның турында онытмый: бәйрәмнәрдә котлыйбыз һәм бүләкләр алып хәлен белергә барабыз.

– Алар күп вакыт аралашуга мохтаҗ бит.

– Бу сүзләр белән килешәм. Фәнзил Гаймалетдиновның Иске Муса авылында яшәүче апасы белән еш сөйләшеп торабыз. Ибраһим егете Фидаил Сабировның бертуганнары гына калды, каберендәге һәйкәлне алыштырганда аларны да чакырдык, гел элемтәдә торырга тырышабыз.

– Локаль низагларда һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл, «Зибирхалида сугыш» фильмы (сүз уңаеннан, «Вся Уфа» каналында ул 19 февральдә 20.30 сәгатьтә һәм 23 февральдә 23.00 сәгатьтә күрсәтеләчәк), Ильяс Әсәдуллин һәм Фидаил Сабиров хөрмәтенә авыл урамнарына аларның исемнәрен бирү... Әфганстан ветераннары берлеге инициатор булган зур проектларны гына санап үттек. Киләчәккә планнарыгыз белән уртаклашыгыз әле.

– Әлеге вакытта Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе башлыгы Азат Гайнуллин белән сөйләшүләр алып барыла. Без поселокның яңа урамнарына хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган сугыш хәрәкәтләре ветераннарының исемнәрен бирү тәкъдиме белән чыктык. 

Чишмә районының сугыш хәрәкәтләре ветераннары берлегенең иҗтимагый оешма булуын да онытмаска кирәк, аның әгъзалары бары тик үз ихтыяры һәм йөрәк кушуы буенча бик теләп ярдәм күрсәтәләр.

Дәһшәтле сугышлардан соң күпме еллар үтсә дә, без ул турыда һәрчак истә тотарбыз.

Тере хәтер
Тере хәтер
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас