Чишмэ
+23 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
21 Февраля 2022, 05:12

Герой шул парта артында утырган...

Енгалыш мәктәбе укучылары «Герой партасы» дип аталган ватанпәрвәрлек проектында катнаштылар.

Герой шул парта артында утырган...Герой шул парта артында утырган...
Герой шул парта артында утырган...

Әлеге чара хезмәт бурычын Ватаннан читтә үтәгән рәсәйлеләрне искә алу көненә багышланды. Укытучылар балаларга якташлары Вадим Өметбаев һәм Юрий Кузнецов турында сөйләделәр.

Сержант Вадим Өметбаев Чечнядагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан. Ул Сабур авылында туган, 1986–1994 елларда Енгалыш мәктәбендә белем алган. Укытучылар аны яхшы күңелле һәм кешеләргә карата ихтирамлы укучы, ә дуслары ышанычлы иптәш буларак искә алалар.

Вадим Өметбаев 1999 елда Урус-Мартан шәһәре янындагы алышта һәлак булган. 1999 елның 5 декабрендә Вадим хезмәт иткән мотоукчылар бүлекчәсе команда пунктына таба хәрәкәт итүче дошман төркемен күреп ала. «Боевикларны пунктка үткәрмәскә» дигән боерык алына. Вадим беренче булып ут ача һәм сигез боевикны юк итә. Алышта авыр яралана, әмма яу кырын ташлап китми һәм дошманнар чигенгәнче көрәшүен дәвам итә. Бу алышта ул һәлак була.

«Улыгыз чын ир-ат һәм Ватанның тугры сакчысы, үз бурычын үтәп геройларча һәлак булды», – дип язган часть командиры гвардия полковнигы С. Хлопотов Вадимның әти-әнисенә җибәргән хатында.

Енгалыш авылының тагын бер герое – хәрби пенсионер Юрий Кузнецов. Ул хезмәт бурычын Әфганстанда үтәгән, 20 ел гомерен Кораллы көчләрдә хезмәт итүгә багышлаган.

Ватанпәрвәрлек тәрбияләү һәм Туган илебез тарихына, илебезнең героик үткәненә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатында үткәрелүче «Герой партасы» акциясендә мәктәпнең икенче һәм тугызынчы сыйныф укучылары катнашты.

* * *

Келәш мәктәбендә авиация генерал-майоры, Рәсәй Герое Риф Сәхәбетдинов партасы бар.

Бу кайчандыр шул мәктәптә укыган, Ватан тарихына кереп калган һәм безнең чор герое булган лаеклы кеше турында мәгълүмат куелган парта. Әлеге парта артында утыру хокукы мәктәп һәм район тормышында актив катнашучы уку алдынгыларына бирелә.

Герой партасын кую көне Искә алу көне белән туры килүе юкка түгел.

«Мин – Әфганстанда, Таҗикстанда, Чечняда барган сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы, гомумән алганда, 8 ел «кайнар нокталарда» хезмәт иттем, – дип сөйләде скайп буенча тантанада катнашкан Риф Сәхәбетдинов. Ул үзенең бик шат булуын һәм горурлык хисе кичерүен белдерде.

Герой партасына беренче булып утыру хокукы унынчы сыйныф укучысы Диана Низаметдиновага бирелде.

«Мин зур җаваплылык тоям, алдынгы укучы һәм башкаларга үрнәк булу өчен күп көч куячакмын. Киләчәктә табиб булырга һәм кешеләргә ярдәм итәргә телим», – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Диана.

Герой шул парта артында утырган...
Герой шул парта артында утырган...
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас