

Рәсәйдә әлеге дата – 15нче февраль – совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне буларак ел саен билгеләп үтелә. Куркыныч сугыш бик күп гаиләләргә кайгы-хәсрәт алып килде. Бу истәлекле көн шул еллардагы вакыйгаларны, өйләренә әйләнеп кайта алмаган солдатларны һәм офицерларны искә алу, улларын, әтиләрен һәм ирләрен югалткан кешеләргә карата ихтирам белдерү максатында билгеләнгән.
15 февральдә поселокта Хәтер аллеясында локаль низагларда һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасы үтте.
Әфганстан һәм Чечня сугышлары ветераннары, хакимият вәкилләре, БР Дәүләт җыелышы депутатлары, район халкы, шулай ук студентлар һәм мәктәп укучылары чит илдә илебез мәнфәгатьләрен яклап гомерләрен биргән яугирләрне искә алырга килделәр.
Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, БР Корылтай рәисе урынбасары Рөстәм Әхмәдинуров һәм комитет рәисе Раил Әсәдуллин чыгыш ясадылар.
Әфганстанда безнең районнан 150 кеше хезмәт иткән, әлеге вакытта шуларның 118е район территориясендә яши. Хәрби комиссар Илфир Сәлимгәрәев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, сигез кеше яраланган, өчесе инвалид булып калган, әмма иң зур югалту – дүрт якташыбызның һәлак булуы. Рядовой Сергей Алексеев 1980 елда, ефрейтор Фидаил Сабиров һәм сержант Фәнзил Гаймалетдинов 1982 елда, ә рядовой Илдус Җиһангиров 1985 елда һәлак булган – алар барысы да вафатларыннан соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Рядовойлар Илшат Вахитов, Азамат Нуриев, Альберт Биарсланов, Вадим Өметбаев, кече сержант Азат Батршин, ефрейтор Ильяс Әсәдуллин Чечня Республикасында кораллы бәрелешләр һәм Төньяк Кавказда террорчыларга каршы операцияләр барышында үз бурычларын үтәгәндә һәлак булдылар. Полковник Рөстәм Абзаловның гомере Сириядә өзелгән.
Локаль низагларда һәлак булганнарны бер минут тын торып искә алдылар.
Күпләр һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасына гаиләләре белән килгәннәр иде.
Ралия һәм Рәис Гатауллиннар үзләре белән кечкенә оныклары Амалияне дә алганнар. «Балалар белән мондый чараларга һәрвакыт килергә тырышабыз, чөнки яшьләрдә ватанпәрвәрлек, яугирләребез белән горурлану һәм аларны хөрмәт белән искә алу хисе тәрбияләү – безнең бурыч», – диде Ралия Гатауллина.
Чәчәкләр салу тантанасы барышында бүләкләү дә булды. Рөстәм Каһарманов Башкортстан Республикасында ветераннар хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткәне һәм актив җәмәгать эшчәнлеге алып барганы, һәйкәл авторы Вилүр Шакиров намуслы хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтайның Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Шулай ук запастагы өлкән лейтенант Рәшит Зәйнуллин Чишмә районы яшьләренә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен Әфган сугышы ветераннарының Рәсәй берлеге тарафыннан «Казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнде.