Чишмэ
+20 °С
Болытлы
Гомуми мәкаләләр
14 февраль 2022, 11:05

Мәктәпләр федераль программада катнаша

Чишмә районының өч мәктәбе капиталь ремонт буенча федераль программада катнаша.

1905 елда төзелгән Енгалыш мәктәбе бинасына күптән ремонт таләп ителә1905 елда төзелгән Енгалыш мәктәбе бинасына күптән ремонт таләп ителә
1905 елда төзелгән Енгалыш мәктәбе бинасына күптән ремонт таләп ителә

Район хакимиятендә Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Раил Әсәдуллин, районның мәгариф идарәлеге вәкилләре һәм мәктәп директорлары катнашлыгында узган киңәшмәдә мәктәп биналарын ремонтлау гына түгел, матди-техник базаны да яңартырга мөмкинлек бирәчәк программаның төп таләпләре турында фикер алыштылар.

Мәгариф идарәлеге мәгълүматларына караганда, Чишмә районында 26 учреждение белем бирү эшчәнлеге алып бара. Биналарга капиталь ремонт ясау программасына 13 объект кергән, шуларның алтысына смета документлары әзер.

2022 елда смета бәясе 15 миллион 259 мең сум тәшкил иткән Енгалыш мәктәбе бинасына, Калмаш мәктәбенә  (19 миллион 497 мең) һәм Бәкәй мәктәбенә (якынча 23 миллион сум) капиталь ремонт ясау планлаштырылган.

Мәктәп биналарын капиталь ремонтлау программасында катнашу шартлары буенча, муниципаль район бюджетыннан смета бәясенең 5% күләмендә финанслау мөһим.  2022 елда өч бинаны капиталь ремонтлау өчен финанслау күләме 2 миллион 887 мең сум тәшкил итәчәк.

Иске Муса һәм поселокның 2нче һәм 4нче мәктәпләрен капиталь ремонтлау киләсе елга планлаштырылган.

 

Безнең белешмә

Мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча федераль программа киң колачлы  – аның буенча биналарны ремонтлау, җиһазлар сатып алу һәм укытучыларның квалификациясен күтәрү күзаллана. Быел башланган программа Рәсәйнең 79 төбәгендә 1306 объектны колачлаячак. Ә Башкортстанда бу программа буенча йөздән артык мәктәп ремонтланачак.

Мәктәпләр федераль программада катнаша
Мәктәпләр федераль программада катнаша
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас