Чишмэ
+30 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
11 Февраля 2022, 07:25

Балалар катнашлыгындагы аварияләр күбәйде

Үткән елларда район юлларында аварияләр, барыннан да ешрак, нинди сәбәпләр аркасында булган? Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Руслан Байков шул хакта сөйләде.

Балалар катнашлыгындагы аварияләр күбәйдеБалалар катнашлыгындагы аварияләр күбәйде
Балалар катнашлыгындагы аварияләр күбәйде

– Районда гына түгел, шулай ук республика буенча да юл-транспорт һәлакәтләренә китергән төп сәбәп – юл чатыннан борылганда кагыйдәләрне үтәмәү. Хәвефсез дистанцияне сакламау һәм җәяүлеләр юл аша чыккан урыннарда кагыйдәләрне бозу да авариягә китерә. Урамнарның һәм юлларның начар торышта булуы да юл-транспорт һәлакәтенә сәбәп була.

Башкортстанда теркәлгән аварияләр санының 33,9%ы шуңарга бәйле.

202 авария машиналарның каршы як юлга чыгуы сәбәпле булган, – дип билгеләп үтте Руслан Хәмит улы.

Чишмә районы буенча ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, 2021 елның 12 аенда район территориясендә 44 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 7 кеше һәлак булган һәм 51 гражданин имгәнгән.

– М-5, Чишмә – Дәүләкән трассасында һәм Иске Чишмә юлында аварияләр аеруча күп була, – диде ул.

Аның сүзләренә караганда, юлларда һәлак булучылар саны кимегән. Үткән елда, мәсәлән, 2020 ел белән чагыштырганда, бу сан ике кешегә азрак. Кызганычка каршы, балигъ булмаганнар катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә, шуңа күрә мәктәпләрдә укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик эш алып бару мөһим. Бер ел эчендә районда алты авария булган, анда җиде бала зыян күргән.

 

Безнең белешмә

Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан Башкортстан территориясендә 3835 авария теркәлгән, анда 480 кеше, шул исәптән 16 бала һәм үсмер һәлак булган һәм 4712се имгәнгән.

Балалар катнашлыгындагы аварияләр күбәйде
Балалар катнашлыгындагы аварияләр күбәйде
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас