Чишмэ
+29 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
9 Февраля 2022, 11:55

Яшь музыкантлар «Golden Olymp»та аерылып тордылар

Чишмәнең балалар сәнгать мәктәбе И. С. Тургенев исемендәге «Turgenev Fest» мәдәни-социаль башлангычлар хәйрия фонды оештырган «Golden Olymp» бәйгесендә катнашты.

Яшь музыкантлар «Golden Olymp»та аерылып тордыларЯшь музыкантлар «Golden Olymp»та аерылып тордылар
Яшь музыкантлар «Golden Olymp»та аерылып тордылар

Бәйге Мәдәният министрлыгының Үзәк федераль округ буенча идарәлеге, шулай ук РФ Президентының Мәскәү шәһәрендәге Тулы вәкаләтле вәкилләре ярдәмендә үтте.

– Бу бәйгедә тәү тапкыр катнаштык. Сәфәр Рәсәй халыкларының мәдәни мирас елына, шулай ук мәктәбебезнең 50 еллыгына багышланды. Бу бәйгедә укытучылары Илнур Хәлиуллин, Татьяна Кандрашкина, Екатерина Фәйзуллина, Лилия Гыйльманова, Нурия Бикмәева, Елена Щербакова, Дарья Суркова, Лилия Юлмөхәммәтова, Ольга Гурба, Илона Яхина җитәкчелегендә 37 бала катнашты. Аларның ундүрте  пианист, җидесе баянчы, алтысы гитарачы, сигезе вокалчы һәм башкалар.

Бәйгедә катнашучыларның барысы да диярлек төрле номинацияләрдә беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә лауреат булдылар. Бу безнең өчен зур уңыш, – дип билгеләп үтте фортепиано бүлеге укытучысы Илона Яхина.

Әйткәндәй, бәйгедә тәү тапкыр «Мультимедиа презентациясе» номинациясе кертелгән, анда Балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче сигез укучы үз эшләрен тәкъдим иткән. Аларның барысы да лауреат булганнар.

– Бәйгегә укытучы белән бергәләп яңа ел каникулларында ук әзерләнә башладык. Вокал белән беренче сыйныфтан шөгыльләнәм, балалар бакчасына йөргәндә үк җырларга ярата идем. Әти дә бәләкәй чакта хорда җырлаган, әни бию белән шөгыльләнгән. Үземне җырдан башка күз алдына китерә алмыйм, шуңа күрә Ырынбур сәнгать институтына укырга керергә һәм вокал сәләтемне үстерергә булдым. Әти-әни бу ниятемне хуплый, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты унҗиде яшьлек Диана Зәйнуллина.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ул халык вокалы номинациясендә гран-при яулаган. Аның сүзләренә караганда, Мәскәүгә барулары аеруча исендә калган, анда алар төрле экскурсияләргә, «Хыял утравы» тематик паркында һәм башка мәдәни учреждениеләрдә булганнар.6нчы сыйныф укучысы Лиана Юлмөхәммәтова да «фортепиано» номина-циясендә гран-прига лаек булган.

– Лиана бик сәләтле кыз, ул ритмны һәм көйне бик яхшы тоя. Әлеге вакытта фортепиано бүлегенең бишенче сыйныфында шөгыльләнә. Шул ук вакытта мәктәптә дә әйбәт укый. Аның белән бәйгедә тәү тапкыр катнаштык, – диде укытучысы Илона Яхина.

Әнисе Лилия Юлмөхәммәтова сүзләренә караганда, Лиана фортепианода уйнарга ярата, өй эшләрен һәрвакыт тырышып эшли, төрле бәйгеләрдә катнаша.

– Әлбәттә, аның өчен бик борчылдык, сәхнә артында аңа көч биреп тордык. Кызыбыз музыка белән генә түгел, кул эшләре – сәйлән үреп төрле әйберләр ясау, алмазлы чигү һәм бәйләү белән дә шөгыльләнә. Алкин-2 авылында яшибез. Лиана мәктәптә яхшы билгеләргә генә укый. Минем өчен, әни буларак, баламның яраткан эше белән мавыгуы бик мөһим. Чөнки, минемчә, бала үз көнен планлаштырырга өйрәнә, гомуми белем бирү мәктәбендә генә түгел, музыка мәктәбендә дә өлгерә. Бу уку елында ул гитара бүлегенә дә укырга керде, – диде ул.

Булат Сөләйманов, Маргарита Фәйзуллина, Элиза Галикәева, Елена Ермолаева, Лиана Юлмөхәммәтова, Анна Катькало, Михаил Квашнин, Диана Япарова, Азалия Ибраһимова, Софья Нагаева, Владислав Григорьев, Урал Котдусов, Самира Әминева, София Янбарисова, Тамерлан Ялалов, шулай ук Камилә Бикмәева белән Владислав Григорьев һәм Самира Әминева белән Азалия Ибраһимова дуэтлары беренче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булдылар.

Әйтергә кирәк, кайбер бәйгечеләр төрле дәрәҗәдәге дипломнар алдылар.

Мәсәлән, Идел Исламгулов, Эмиль Байков, Радмир Ташбулатов, Әскәр Тимергазин, Ильяс Шәрипов, Самира Галикәева, Амелия Уразмәтова, Әминә Минһаҗева, Булат Сөләйманов, Диана Зәйнуллина, Карина Гобәйдуллина, Карина Ищанова, Азалина Әхмәтшина, Даниил Пегов, Азалия Әхмәтшина, Әмир Минһаҗев, Азалия Әхмәтова, Роман Захаров төрле номинацияләрдә икенче һәм өченче дәрәҗәдәге лауреат дипломнары алдылар.

Шуны да билгеләп үтик, Балалар сәнгать мәктәбе  «Turgenev Fest» оештырган башка бәйгеләрдә катнашу өчен 50 мең сумлык сертификат алган. Илона Яхина сүзләренә караганда, хәзер алар Сочида үтәчәк бәйгедә катнашырга планлаштыралар.

 

Яшь музыкантлар «Golden Olymp»та аерылып тордылар
Яшь музыкантлар «Golden Olymp»та аерылып тордылар
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас