

«Агропромбизнес» җәмгыятендә ике фатирлы биш йорт яки һәркайсы 80 квадрат метрлы 10 фатир төзү планлаштырыла.
«Агропромбизнес» – районда 10 мең гектардан артык сөрүлек җире булган иң зур хуҗалыкларның берсе. Киләчәктә аның мәйданнарын пайлар һәм шәхси җир участоклары исәбенә киңәйтергә планлаштыралар. Ә биредәге авыл хуҗалыгы техникасы паркы районда иң зурлардан санала. «Агропромбизнес» җәмгыятенең авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча комплекс төзи башларга планлаштыруы да очраклы хәл түгел. Район хакимияте башлыгының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлыкны үстерү буенча урынбасары Артем Бәдретдинов билгеләп үтүенчә, узган көз әлеге проект республика башлыгының «Инвестиция сәгате» утырышында каралган һәм өстенлекле инвестиция проекты статусын алган.
Нәтиҗәдә, «Агропромбизнес»ка милек, җир һәм башка салым төрләре буенча өстенлекләр бирелгән, соңыннан, проектны гамәлгә ашырганнан соң, субсидия түләү хокукы да каралачак. Хәзер исә бу хуҗалык «Авыл территорияләрен үстерү» федераль программасына да керә, аның буенча Сәйран авылында белгечләр өчен йортлар төзеләчәк.
Эшләр 2025 елга кадәр тәмамланырга тиеш. Артем Бәдретдинов сүзләренә караганда, быел бөртекле һәм техник культураларны кабул итү, чистарту, киптерү һәм саклау буенча цехлар төзү проекты гамәлгә ашырыла башлаячак. Арытаба он һәм катнашазык җитештерү цехларын төзү планлаштырыла.
Әлеге проектларны гамәлгә ашыруның өченче этабы – цехларда эшләячәк хезмәткәрләр өчен шартлар булдыру. Беренче чиратта, бу, әлбәттә, инфраструктураны үстерү һәм хезмәткәрләрнең гаиләләрен торак белән тәэмин итү.
Чишмә районының эре предприятиеләре арасында да хезмәткәрләр өчен торак төзү белән кызыксынучылар бар.
Мәсәлән, «Идиятуллин» крестьян-фермер хуҗалыгы да район хакимиятенә шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән. Иң мөһиме – авылда эшләргә теләүчеләр булсын. Район үзәгеннән ерак урнашкан авыл хуҗалыкларында белгечләр җитми. Шуңа күрә җитәкчеләр күченеп килүчеләргә фатир бирергә әзер.