Чишмэ
+12 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
5 Февраля 2022, 04:18

Табиблар ял көннәрсез эшләячәк

Чишмә үзәк район дәваханәсенең балалар поликлиникасы да яңартылган график буенча эшли башлады.

Табиблар ял көннәрсез эшләячәкТабиблар ял көннәрсез эшләячәк
Табиблар ял көннәрсез эшләячәк

Хәзер табиблар ковид билгеләре булган пациентларны ял көннәрсез 7.30дан 20.00 сәгатькә кадәр кабул итә. Өйгә табиб чакыру өчен кичке 7гә кадәр шалтыратырга мөмкин. Бу хакта балалар поликлиникасы мөдире Лилия Шәфигуллина сөйләде.

31 гыйнвардан башлап балалар поликлиникасының төп ишеге йогышлы авырулар (ОРВИ, ковид) өчен генә ачык, чөнки соңгы берничә атнада чирләүчеләр саны кискен арткан. Һәм тагын да, беренче катта урнашкан кичектергесез медицина ярдәме кабинетында эшләүче табибларга йөкләнешне киметү өчен авырулар өченче катта да кабул ителә. Ягъни, температура булуга, тамагы авыртуга, ютәлгә зарланучылар поликлиникага төп ишектән керәләр, ул «Авыру балалар өчен керү юлы» дип билгеләнгән. Анда кизү торган администраторлар пациентларны кирәкле кабинетка җибәрә.

– Гыйнварның беренче атнасы белән икенче атнасын чагыштырсак, авыруларның өч тапкырга артуы күзәтелә. 31 гыйнварда 55 өйгә чакыру теркәлде, нигездә бу – бер яшькә кадәрге балалар.

Поликлиника катлаулы хәлдә, бик зур йөкләнеш белән эшли: балалар гына түгел, табиблар һәм шәфкать туташлары үзләре дә авырый. Бүгенге көндә алты табиб больничныйда. Мәсәлән, бер көндә ПЦР-тест өчен 200 анализ алынды. 1нче февральгә булган мәгълүматларга караганда, 259  балада ковид авыруы ачыкланды. Бәхеткә, аларның барысы да амбулатор дәвалана, стационар дәвалануга мохтаҗлар юк. Әмма үзәк район дәваханәсенең педиатрия бүлегендә кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) билгеләре булган бер яшькә кадәрге балалар ята, әлегә аларның ПЦР анализлары әзер түгел, – дип билгеләп үтте Лилия Әнәс кызы.

Элек авырулар өчен билгеләнгән запас керү юлы хәзер бары тик сәламәт пациентлар өчен генә ачык, алар турыдан-туры дүртенче катка күтәреләләр. Анда аларны дежур администратор каршы ала, балалар табибы сәгать 4кә кадәр кабул итә.

Запас ишек аша кергән сәламәт балалар һәм аларның әти-әниләре авырулар белән берничек тә очрашмый, чөнки «кызыл зонага» юл ябык. Бүгенге көндә табиб-хирург, окулист, стоматолог элекке график буенча эшлиләр һәм дүртенче катта кабул итәләр, ә икенче катта, элекке кебек үк, прививка ясау кабинеты эшли.

Хәвефсезлек максатында балаларны профилактик тикшерү вакытлыча үткәрелми. Ягъни сабыйлар үзләрен яхшы хис итсә, чирләмәсәләр, педиатрга баруны кичектереп торырга кирәк, дип киңәш итә белгечләр.

Шулай ук, салкын тию билгеләре күзәтелсә, балалар бакчасына һәм мәктәпкә йөретмәскә кирәк. Бу очракта кичектергесез медицина ярдәме кабинетына килергә, температура югары булса, яки бер яшькә кадәрге сабый чирләсә, табибны өйгә чакырту яхшырак. Исегезгә төшерәбез, шалтыратулар һәркөнне кичке сәгать 7гә кадәр кабул ителә.

 

Табиблар ял көннәрсез эшләячәк
Табиблар ял көннәрсез эшләячәк
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас