

Бәхеткә, кешеләрнең күбесен дәваханәгә салу таләп ителми, алар амбулатор шартларда дәвалана. «Омикрон» штаммының тиз таралуы сәбәпле, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына, ведомство карамагындагы учреждениеләргә һәм башка эш бирүчеләргә хезмәткәрләрнең бер өлешен дистанцион эш режимына күчерергә тәкъдим итте.
– Бүгенге көндә коронавирус белән көрәш, элеккечә, төп бурыч булып кала. 18 мартта эпидемия белән көрәшә башлавыбызга нәкъ ике ел була. Сабыр булыйк, бу чир кайчан да булса бетәр. Шуңа күрә, тәртип саклыйк. Хөкүмәт аппаратында, муниципалитетларда, хакимият башлыклары арасында да авыручылар бар. Административ аппаратта кеше калмаса, кем белән эшләрмен? Һәркайда саклык чараларын үтәгез, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
25 гыйнварда узган оператив штаб утырышында стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең автоном эш режимына күчүе турында карар кабул ителде. Шулай ук сәүдә үзәкләрендә һәм башка җәмәгать урыннарында вакцина ясатмаганнар өчен санитар-эпидемиологик нормалар һәм чикләү чаралары кертүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушылды.
Әлегә кешеләрне диспансерлаштыруны туктатырга һәм ковид-авырулар өчен койка фондын 1600дән 2200гә кадәр арттырырга карар ителде.
Башкортстанның 12 яшьтән зуррак балалар һәм үсмерләр өчен тәгаенләнгән «Спутник М» вакцинасының беренче 2 800 дозасын алуы да мөһим яңалык булды. Шулай ук брифинглар һәм аңлату чаралары башланды, анда ата-аналарга балаларны вакцинацияләү үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр.
«Спутник М» – ул биш тапкыр сыеклатылган «Спутник V». Вакцинация тулысынча ирекле һәм прививка ясатмаучыларга бернинди чикләүләр булмаячак. Аны поликлиника регистратурасы яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша алдан язылып, республика территориясендә урнашкан 178 вакцинация пунктында ясатырга мөмкин.
БР Премьер-министры урынбасары, төбәкнең сәламәтлек саклау министры Максим Забелин билгеләп үтүенчә, вакцинация алдыннан баланы педиатр тикшерәчәк, хроник авырулары, барлык каршылыклар исәпкә алыначак.
– Балалар коронавирус белән ешрак авырый башладылар. Беренче һәм икенче дулкында үсмерләр аны бернинди билгеләрсез яки җиңел формада кичерделәр, алдагы дулкыннарда балаларны интенсив терапия бүлегенә озаттык, – дип ассызыклады Максим Забелин.
Вакцина кадаткан үсмерләргә прививка ясалган медицина учреждениесендә сертификат биреләчәк. Киләчәктә бу мәгълүмат бердәм электрон базага кертелә.
Фото: «Башинформ» МА, Валерий Шахов