Чишмэ
-4 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
29 Января 2022, 06:55

Район энциклопедиясенең яңа редакциясе әзерләнә

21 гыйнварда район хакимиятендә эшлекле киңәшмә булып узды, анда «Чишмә – саф чишмәләр төбәге» энциклопедиясенең яңартылган редакциядәге макетын әзерләү буенча эш барышы турында фикер алыштылар. 

Район энциклопедиясенең яңа редакциясе әзерләнәРайон энциклопедиясенең яңа редакциясе әзерләнә
Район энциклопедиясенең яңа редакциясе әзерләнә

Киңәшмәдә редколлегия, хакимият бүлекләре начальниклары, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары Раил Әсәдуллин һәм Айдар Якупов катнашты. Чараны район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров ачты:

– Безнең район үзенең тарихы, мәдәнияте, билгеле шәхесләре белән гаять бай. Бурычыбыз – кече Туган як турындагы хәтерне саклау өчен барлык мәгълүматны системалаштыру.

Энциклопедиядә районыбыз бар яклап яктыртылачак. Безнең район күп юнәлешләр буенча алдынгылар рәтендә, моны да билгеләп үтәргә кирәк. Төрле тармакларда эшләгән күренекле хезмәткәрләргә багышланган биографик мәкаләләр мөһим урын алачак, – дип билгеләп үтте Ришат Әнис улы.

Ул ветераннар советына җыелып, район энциклопе-диясенә кертелергә лаеклы шәхесләрне билгеләргә тәкъдим итте.

– Китап өстендә эшләүче командада тикшеренүчеләр, белгечләр, Башкортстанның күренекле галимнәре бар. Эш нигезенә элекке энциклопедия төзелеше, ягъни аның теоретик һәм алфавит өлешләре алынды. Нигездә, энциклопедия макетын эшләү төгәлләнде. Берничә бүлек язылган инде, икесе тәмамланып килә, – дип билгеләп үтте Раил Әсәдуллин. 

Ул район китапханәчеләренә, музей хезмәткәрләренә, ветераннар советына, хәрби комиссариатка мәгълүмат җыюлары, сүзләр исемлеген яңартулары өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге көндә бу материалның редакцияләнүен билгеләп үтте.

Китап эчтәлекле, матур, яхшы иллюстрацияләр белән булсын өчен, фотога төшерү июнь аенда оештырылачак. Бу эш белән тәҗрибәле дизайнер, Башкортстан Республикасы дизайнерлар берлеге идарәсе рәисе, «Восточная печать» нәшрияты директоры Марс Әхмәдуллин шөгыльләнәчәк. 

– Китапның үзкыйммәтен билгеләү өчен битләре санын, форматын, тиражын һәм мәкаләләрне аныкларга кирәк, – диде Марс Лирон улы.

Интернет-чыганакларда кече туган ягыбызга кагылган 140тан артык иллюстрация табылды, дип билгеләп үтелде.

Исегезгә төшерәбез, Чишмә районы турында китап-белешмәлек 2004 елда чыккан иде, хәзер өстәп язу өчен яңа мәгълүматлар табылган. Беренчедән, тәүге китапка районда туып-үскән күп кенә билгеле кешеләр турында мәгълүмат кертелмәгән, икенчедән, 2004 елдан соң да югары исем алучы якташларыбыз бар.

– Яңадан-яңа, кайвакыт моңа кадәр билгеле булмаган мәгълүматлар, фактлар табыла, алар шулкадәр күп, хәтта ике томга җитәрлек материал, – диде район хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Әсәдуллин.

Киңәшмә ахырында йомгак ясалды – техник биремнәр һәм бизәлеш эшләнгәннән соң редколлегия үз эшен тәмамлый һәм макетны баш мөхәрриргә – район хакимияте башлыгы Ришат Мансуровка тапшыра. Төзәтмәләр булса, редколлегия аларны эшкәртеп «Чишмә – саф чишмәләр төбәге» китабының яңа вариантын бастыру өчен нәшриятка җибәрә.

Район энциклопедиясенең яңа редакциясе әзерләнә
Район энциклопедиясенең яңа редакциясе әзерләнә
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас