

«Роспотребнадзор» яңа коронавирус штаммының Башкортстанга да килеп җитүен раслады. Аны өч кеше алып кайткан: ике уфалы Төркия аша Танзаниядән кайткан һәм Ырынбур өлкәсендә яшәүче ханым Төркиягә оныклары белән ял итәргә барган булган. Алар барысы да дәваханәгә салынды, хәлләре канәгатьләнерлек. Алар белән элемтәдә булган бөтен кеше, шул исәптән рейс пассажирлары, очучылар һәм аларның гаиләләре медиклар күзәтүе астында изоляциядә тотыла.
Элегрәк белдерүебезчә, Уфа аэропортында халыкара рейсларның барлык пассажирлары коронавируска экспресс-тестлар тапшыра. Уңай нәтиҗә булган очракта килгән кешеләрне изоляторга күчерәләр.
Штамм бик йогышлы
Моңа кадәр иң йогышлы авыруларның берсе булып кызамык исәпләнә иде, әмма «Омикрон» аны да уздырды. Иммунолог Владимир Болибок «Москва-24» телеканалына биргән интервьюсында белдерүенчә, штамм, әгәр аны йөртүче төчкерсә яки ютәлләсә, бер үк вакытта 100 кешегә йогарга мөмкин. Башка кешегә йоктыру өчен вирус саны җитәрлек булган төкерек, лайла кисәкләрен үз эченә алган аэрозоль бүленеп чыгарга сөйләшү, сулыш алу һәм авыз ачу да җитә.
Билгеләре салкын тигәндәгегә охшаган
Галимнәр яңа коронавирус штаммы белән авыручыларның күбесе зарланган биш төп симптомны билгеләде. Болар – баш авырту, томау, төчкерү, тамак авырту һәм арыганлык. Температура күтәрелү, ютәл һәм тәм белән ис сизүне югалту кебек «классик» билгеләрне хәзер инфекция йоктыручыларның яртысы гына кичерә. Яңа вирусның инкубация чоры элеккесенә караганда күпкә кыскарак – йоктырудан башлап беренче симптомнарга кадәр нибары бер-ике көн уза.
– Табибларның, «Омикрон» «Дельта» кебек авыр узмый дип белдерүләренә карамастан, кызганычка каршы, бу алай түгел, дип әйтәсем килә. Ковид-госпитальләрдә реанимация бүлекләре һәм, гомумән алганда, койкалар тулган, һәм, әлбәттә, алар арасында вакциналанмаган пациентлар, бигрәк тә өлкән яшь категориясенә караучылар күпчелекне тәшкил итә, – диде Хөкүмәт утырышында Рәсәйнең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.
«Омикрон»нан вакциналау коткара
Коронавирус хәзер балалар арасында күбрәк тарала башлады һәм алар аны авыррак кичерә.
Бу хакта «Роспотребнадзор»ның Г. Н. Габричевский исемендәге Мәскәү эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Татьяна Руженцова белдерде. Эксперт моны балаларда иммунитет дәрәҗәсе түбән булу белән аңлата.
Узган елның җәеннән башлап 12–17 яшьлек үсмерләрдә «Спутник М» вакцинасын сынау бара. Тикшеренүләр барышында белгечләр балаларда аның бер генә кире йогынтысын – тән температурасы күтәрелүен билгеләгән. Гражданлык әйләнешенә ул гыйнварның икенче яртысында чыгарга тиеш.
«Спутник V» һәм «Спутник Лайт» вакциналарының нәтиҗәлелегенә карата Гамалея үзәгенең һәм Спалланцани институтының уртак Рәсәй–Италия тикшеренүләре яхшы яңалык булды. Пациентларның «Спутник Лайт» белән ревакциналануы вируска каршы яхшы иммунитет булдыруын һәм «Омикрон»нан сакланырга ярдәм итүен күрсәткән.
– Без авырып савыккан һәм шул исәптән элек вакциналанган пациентларга, һичшиксез, ревакцинация ясатырга киңәш итәбез, – ди Рәсәйнең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.
Башкортстанда ковидка каршы чаралар тиешле нәтиҗә биргән: узган елның декабрендә көн саен 500–600 яңа авыру очрагы теркәлгән булса, бу елның беренче атнасында әлеге сан 200гә кадәр кимегән. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, дәваханәләрдә 17 авыр чирле исәпләнә, ә ИВЛга тоташтырылучылар юк. Тугыз атна рәттән тулаем Рәсәй буенча да авырулар саны кими.
Әмма бу барысы да яхшы һәм киләчәктә дә шулай булачак дигәнне аңлатмый! Властьлар Европадан чирнең чираттагы дулкыны килүен көтә. «Роспотребнадзор» башлыгы Анна Попова фаразлары буенча, ул бик көчле һәм авыручылар саны шактый зур булачак.
ШУЛ УК ВАКЫТТА
Дөнья акрынлап яңадан ябыла
Гыйнварның беренче атнасында дөньяда 14 миллионнан артык ковид белән авыручы теркәлгән. Бу пандемия башланганнан бирле абсолют максимум һәм 2021 елның ноябрь ае күрсәткечләренә тиң. Коточкыч үсеш омикрон-штамм, шулай ук яңа штаммнар, шул исәптән Франциядә һәм Кипрда таралу белән аңлатыла. Шул ук вакытта, үлүчеләр саны кими. Менә ике атна инде атнасына 40 меңнән дә азрак кеше үлә, бу 2020 елның октябреннән башлап иң аз күрсәткеч. Финляндия Хөкүмәте, илдә коронавирус пандемиясенә бәйле хәл начарлану сәбәпле, янә гадәттән тыш хәл игълан итәргә әзерләнә.
Авыруның иң югары күрсәткече АКШта – атнага өч миллионнан артык очрак, ә соңгы көннәрдә – тәүлегенә 800 мең инфекция йоктырган кеше – бу, узган елдагы максимумнан 2,5 тапкырга күбрәк. Икенче урында – Франция, ел башыннан 1,5 миллион кеше инфекция йоктырган. Илдә әлегә кадәр «Дельта» штаммы өстенлек итә. Өченче урында Бөекбритания – 1 миллион авыру. Шул ук вакытта, халыкның якынча 80 проценты прививка ясаткан Кушма Корольлектә ковидтан үлүчеләр саны дөньяда иң түбәннәрдән берсе булып кала. Бу чираттагы тапкыр шуны раслый: вакциналау чирне йоктырудан түгел, ә өзлегүләрдән һәм үлем очракларыннан коткара.
Европа илләрендә авыручылар саны арта һәм яңа локдауннар аны, кызганычка каршы, туктата алмый инде.