Чишмэ
+20 °С
Дождь
Гомуми мәкаләләр
23 Января 2022, 09:47

Чәчне тиз үстерергә ярдәм итә торган маска

Файдалы киңәшләр

Чәчне тиз үстерергә ярдәм итә торган маскаЧәчне тиз үстерергә ярдәм итә торган маска
Чәчне тиз үстерергә ярдәм итә торган маска

Өч өлеш кайнар суга бер өлеш горчица порошогы һәм бер өлеш зәйтүн яки үсемлек мае салыгыз.

Катнашмага бер күкәй сарысы, бер аш кашыгы шикәр комы кушып болгатыгыз. Масканы чәч төпләренә сылап, башны сөлге белән чорнап ярты сәгать тотыгыз.

Әлеге маска бигрәк тә майлы чәчләр өчен әйбәт, ни өчен дигәндә, горчица май бизләре эшчәнлеген киметә.

Чәчләрегез ялтырап һәм күпереп торсын дисәгез, өч аш кашыгы кайнар суга бер аш кашыгы желатин салып яхшылап болгатыгыз да суытырга куегыз. Желатины бүртеп чыккач бер чәй кашыгы шампунь салыгыз. Чәчкә сылап ярты сәгать тоткач, юып төшерегез.

Кулларыгызга да маска ясап алыгыз. Савытка бер тамчы йод, бер аш кашыгы бал, шуның кадәр үк кастор мае һәм бер чәй кашыгы вазелин салып болгатасыз да кул тиресенә сылыйсыз. 30–40 минуттан дымлы салфетка белән сөртеп алыгыз.

Чәчне тиз үстерергә ярдәм итә торган маска
Чәчне тиз үстерергә ярдәм итә торган маска
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас