

Спорт һәм мәдәникиңкүләм чараларны соңрак вакытка күчерү турында карар кабул ителде.
Республика һәм муниципаль хакимият органнары үткәрә торган киңәшмәләргә килгәндә, хәзер алар, гражданнарны кабул итү кебек, онлайн форматта узачак. Моннан тыш, катнашучылар саны 30дан артык булган очракта, хезмәт коллективлары җыелышларын үткәрү тыела.
18 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, «Омикрон» йоктырган 23 кеше ачыкланган. Шул ук вакытта экспертлар авыручылар саны кинәт күбәеп китү, чирнең авыр үтүе (үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратлары, реанимация һ. б.) белән бәйле рәвештә сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш артса, тагын да катгыйрак чикләү чаралары кертелү ихтималлыгын билгели.
– Без дөньяда «Омикрон»ның тиз арада таралуын күрәбез. Экспертлар хәлләрнең начар торышын фаразлый. Бу штаммның, элекке коронавирус төрләренә караганда йогышлырак булуын исәпкә алсак, авыручылар саны берничә тапкыр күбрәк булырга мөмкин, – диде Радий Хәбиров.
– Бу фараз чынга ашачакмы әллә юкмы – белмибез, әмма безнең сәламәтлек саклау системасы әзер, шуңа күрә дәваханәләрдә урыннар һәм дарулар запасы булырга тиеш. Шулай ук Туймазы һәм Сибайда COVID-госпитальләр төзүне тизләтергә кирәк, – дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Белгечләр әйтүенчә, «Спутник V» вакцинасының «Омикрон»га каршы нәтиҗәлелеге якынча 75 процент тәшкил итә.
Шул ук вакытта, Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры Александр Гинцбург сүзләренә караганда, «Спутник Лайт» белән ревакцинация ясату 6 айдан соң «Омикрон»нан йөз процент сакланырга мөмкинлек бирәчәк.
Башкортстан турында сөйләсәк, 14 гыйнварга халыкның 85,1 проценты үзебезнең илдә җитештерелгән вакцинаның ике компоненты белән дә, ә 90,1 проценты беренче компонент белән прививка эшләткән.
Шушы көннәрдә илдә кайсы очракта COVID-19дан вакцина ясатырга ярамау турындагы исемлек расланды, документ белән хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында танышырга мөмкин. Аерым алганда, организмы препарат компонентларына артык сизгер булган, аллергия реакцияләре күзәтелгән, вакцинадан соң авыр чирләгән кешеләр прививка ясатырга ярамау турында вакыты чикләнмәгән белешмә (медотвод) алала. Кискен вируслы авырулар (ОРВИ) белән чирләгән очракта, прививка ясау вакытлыча кичектерелә.
«ЭпиВакКорона», «ЭпиВак-Корона-Н» һәм «КовиВак» турында сөйләсәк, яман шеш авырулары булганда аларны кадатырга ярамый. «КовиВак», «Спутник Лайт», «ЭпиВакКорона», «ЭпиВакКорона-Н», «Спутник-М»ны кадатканда авырга узу, бала имезү тыела.
Фото: «Башинформ» МА, Олег Яровиков