

– Бүгенге көндә селекция үзәгендә кырыктан артык кеше эшли, биш лаборатория – бөртекле-кузаклы һәм ярма культуралары селекциясе һәм орлыкчылыгы, уҗым культуралары селекциясе, сабан бодае селекциясе, мал азыгы культуралары селекциясе һәм орлыкчылыгы, шулай ук аналитик лабораторияләр бар. Хуҗалыкта тагын да механизаторлар – Альфрит Ибраев һәм Владимир Иванов, инженерлар һәм слесарь хезмәт куя, – дип хәбәр итте Рәсәй Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының үсемлекчелек буенча Чишмә селекция үзәге җитәкчесе Ирек Кәримов. – Соңгы елларда яңа техника – «Беларус» тракторы, комбайн һәм лабораториягә җиһазлар алдык. Республика хөкүмәте җиһазлар сатып алу өчен арытаба да адреслы ярдәм күрсәтер дип ышанабыз. Соңгы елларда техника алуга акча бирелде.
Әлеге вакытта селекция үзәгенең барлык лабораторияләрендә эш кайный. Уҗым культуралары селекциясе лабораториясендә ун кеше эшли, без барганда алар ашлык көлтәләре белән мәш киләләр иде.
– Лаборантлар кыш буена структур анализ – җыеп алынган уҗым арышын, тритикалене, бодай уңышын тикшерү белән шөгыльләнәләр, – дип аңлатты Ирек Камил улы.
Ә бөртекле-кузаклы һәм ярма культуралары селекциясе һәм орлыкчылыгы лабораториясендә орлыкларны берәмтекләп тикшерү бара.
– Селекция һәм гибрид питомникларга чәчү өчен материал әзерлибез, – дип аңлатты 47 ел гомерен бу эшкә багышлаган фәнни хезмәткәр Флүрә Мәгафурова. – Хезмәткәрләр сыйфатлы һәм бер төрле зурлыктагы бөртекләрне сайлап алалар, арытаба аларны кассеталарга – пластиналарга салабыз, яз көне трактор белән чәчәчәкбез, кул хезмәтен киметтек. Элек бу орлыкларны агачтан ясалган чәчкечләр белән чәчә идек.
Без барганда мал азыгы культуралары селекциясе һәм орлыкчылыгы лабораториясендә ашлык суктыру машинасы эшләп тора иде. Аны техник Нәзирә Кәбирова хезмәтләндерә, лаборант Рима Шәрипова судан үләнен биреп тора, баш агроном Зөлфирә Шәрипкулова орлыкларның чыгышын тикшерә. «Фән һәм университетлар» гомумдәүләт проектының «Өстенлекле тикшеренү юнәлешләре буенча күләмле гыйльми һәм фәнни-технологик проектларны үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру барышында 2021 елда оештырылган әлеге лабораториянең грант отуын билгеләп үтәргә кирәк.
– 2021 елда уҗым арышының «чулпан-9» сорты Дәүләт селекция казанышлары реестрына кертелде, судан үләненең «демский», борчакның «Б. К. Попов истәлегенә», бәрәңгенең «солдатик», «Кургансемена» җәмгыяте белән берлектә чыгарылган «зауральская жемчужина» сортлары һәм Экада программасы буенча күп кенә сортлар шулай ук 2022 елда Дәүләт селекция казанышлары реестрына кертеләчәк, – диде селекция үзәге җитәкчесе Ирек Кәримов.