

Аларның барысы да дәваханәгә салынган, сәламәтлек торышлары канәгатьләнерлек.
– Алар белән бәйләнештә булган кешеләр, шул исәптән рейс пассажирлары, пилотлар һәм гаилә әгъзалары үзизоляциядә, табиблар күзәтеп тора. Көн саен коронавирус инфекциясенә тест үтәләр, – дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
Рәсәй кулланучылар күзәтчелеге башлыгы Анна Попова РФ Хөкүмәте карамагындагы коронавируска каршы көрәш буенча координацион совет президиумы утырышында яңа штаммга бәйле хәл турында отчет белән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, 11 гыйнварга Рәсәйнең 13 төбәгендә «Омикрон» штаммын йоктыру очраклары теркәлгән. Беренче чиратта бу – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, шулай ук Ростов өлкәсендә, Пермь краенда, Мурманск, Ленинград, Орел, Ырынбур өлкәләрендә, Башкортстанда, Ингушетиядә, Рязань һәм Түбән Новгород өлкәләрендә дә әлеге вирусны йоктыручылар бар.
Анна Попова коронавирусның яңа штаммын йоктырган кешеләр санының артуына борчылу белдерде.
– Безнең галим-эпидемиологлар, математиклар, аналитиклар эпидемиологик хәлгә үз карашларын белдерә. Әлбәттә, фикерләр төрлечә. Кызганычка каршы, Рәсәй Федерациясе территориясендә ковид белән авыручылар санының (алты урынлы санга кадәр) кинәт артып китүе ихтимал дип фаразлыйбыз, – дип үз фикерен белдерде илнең баш санитар табибы.
– Хәлегез начарланган очракта табиб чакыртырга, өйдән чыкмаска, тирә-юньдәгеләрне, хезмәттәшләрегезне хәвеф астына куймаска кирәк. Җитәкчеләр үз эшчеләренең сәламәтлегенә мөмкин кадәр игътибарлы булырга, кискен респиратор вируслы инфекция билгеләре булган хезмәткәрләрне эш урынына кертмәскә тиеш, шулай ук барлык санитар таләпләрне үтәргә кирәк, – диде Попова.
Фото https://pixabay.com/ru/ сайтыннан