Чишмэ
+13 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
10 Января 2022, 07:16

2022 елда безне ниләр көтә?

Дөньяның әйдәүче вирусологлары, астрологлары һәм тикшеренүчеләре 2022 елда көтелмәгән вакыйгалар булачагын фаразлый һәм аларның фикерләре капма-каршы. Болгариянең «Факти» басмасы астрологлар һәм күрәзәчеләр фаразларын гына түгел, ә галимнәрнең өметләре турында да яза.

2022 елда безне ниләр көтә?2022 елда безне ниләр көтә?
2022 елда безне ниләр көтә?

Вирусолог фикере

Вирусолог Ханс Клюге өметле фаразлар турында сөйли: пандемия кимеячәк, хәтта туктаячак, әмма дөньяда авыручылар күп булачак әле. Аның сүзләренә караганда, планета алдында торган төп бурыч – вакцинация. Авыручылар саны кимүгә карамастан, карантин чаралар булачак.

 

Астролог карашы

Танылган астрологларның берсе Михаил Левин да 2022 елга уңай фаразлар бирә. Ул пандемия акрынлап басылыр, әмма тулысынча юкка чыкмас – авыр үтүче гади гриппка әйләнер, ди. Аның сүзләренә караганда, 2022 ел, 2021 елга караганда, күпкә активрак һәм кызыклырак булыр.

Ул бик күп ачышлар, сәяхәтләр һәм яңа танышулар алып килер.

Әмма безне уңай иҗтимагый юнәлешләр белән беррәттән, икътисади кыенлыклар да көтә: кризис дәвам итәчәк һәм хәтта көчәячәк, бәяләр үсә, ә кешеләр ярлылана барачак.

 

Галимнәр өмете

Галимнәр аналитик мәгълүматлар һәм математик модельләр нигезендә фаразлый. Норвегиянең «Rystad Energy» компаниясе 2022 елда нефть һәм газ чыгару күләмен арттыру исәбенә дөнья икътисадының үсешен күзаллый. Коронавируска каршы өстәмә чикләүләр көтелсә дә, бу эшләр барышын туктатмаячак. Инфляция һәм аның белән бергә хезмәт хаклары да артачак, чөнки эшсезләр саны кимеячәк. Илләр социаль сәясәткә күбрәк акча бүләчәк.

 

Фото https://pixabay.com/ru/ сайтыннан

2022 елда безне ниләр көтә?
2022 елда безне ниләр көтә?
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас