Чишмэ
+27 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
9 Января 2022, 06:47

Үткән елга йомгак ясап...

Артем Бәдретдинов, Чишмә муниципаль район Хакимияте башлыгы урынбасары Узган елның декабрь ахырында районның социаль-икътисади үсешен фаразлау процедурасы уңышлы узды. Аны гәзит укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

Үткән елга йомгак ясап...Үткән елга йомгак ясап...
Үткән елга йомгак ясап...

ДЕМОГРАФИЯ

Халык саны 2014 елдан башлап даими кимегән, республика буенча да, Рәсәй Федерациясендә дә шундый хәл күзәтелә. Моның сәбәбе 90нчы елларда туучылар саны түбән булуга, бала табу яшендәге хатын-кызларның аз булуына бәйле.

Дәүләтнең «Ана капиталы» программасы кебек демографик сәясәте туучылар санын арттырырга булышлык итте, 2021 елда – соңгы 6 елда 11,8%ка үсеш яки 59 балага арту күзәтелә, әмма 2020 елдан башлап вафат булучылар санының 28 процентка кискен күбәеп китүе халыкның табигый артуына бәйле вәзгыятьне үзгәртергә мөмкинлек бирми. 2021 ел 354 кешенең табигый кимүе белән тәмамланды. Чит төбәкләрдән күчеп килүчеләр дә аз, әмма 2020 ел белән чагыштырганда, килгән һәм киткән кешеләр аермасы (сальдо) минус 11 кеше тәшкил итә.

Шулай итеп, халыкның уртача еллык саны 0,3%ка яки 154 кешегә кимегән. Фаразлау буенча, халык санының кимүе 2024 елга кадәр дәвам итәчәк (50792 кеше тәшкил итәчәк), ләкин 2025 елдан башлап халык санының әкренләп арта баруы фаразлана, беренче чиратта, мондый фараз соңгы 20 елда демографик процессларны анализлау белән бәйле.

ТОРМЫШ ДӘРӘҖӘСЕ

Халыкның акчалата керемнәре буенча айлык уртача хез-мәт хакының ел саен артуы күзәтелә. Соңгы елларда уртача еллык үсеш 7–10% тәшкил итте, бүгенге көндә хезмәт хакы дәрәҗәсе 39,7 мең сум, бу исә хезмәт хакы дәрәҗәсен 10% яки 41,0 мең сум үсеш белән бәяләр-гә мөмкинлек бирә.

Эшсезлек дәрәҗәсе 75,6%ка кимегән (пандемиягә кадәр чордан әзрәк), хәтта соңгы 10 ел эчендә тагын да кимрәк һәм 1,4% тәшкил итә (2011–2019 елларда әлеге күрсәткеч 2,1%тан түбән булмады). Мондый уңай нәтиҗә эш бирүчеләргә компенсация түләүгә, хезмәткәрләрне дәүләт хисабына квалификацияләүгә, эшмәкәрлекне финанслауга юнәлтелгән Адреслы социаль ярдәм күрсәтеп ярлылыкны киметү буенча федераль проект ярдәмендә барлыкка килде.

Эшсезлекнең кимүенә яңа предприятиеләр ачу һәм яңа эш урыннары булдыру да йогынты ясады.

ИКЪТИСАД ТАРМАГЫ

«Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең илнең башка төбәкләрендә чимал сатып алу буенча максатчан программасы, шулай ук «Чишмә шикәр заводы»ның җитештерү егәрлеген тәүлегенә 3000 тоннадан 6000 тоннага кадәр җиткерү 2021 елда үзләре җитештереп озаткан продукция күрсәткеченең 2020 ел дәрәҗәсеннән 50,4%ка һәм 2018 ел дәрәҗәсеннән 2,3 тапкырга арттырырга мөмкинлек бирде.

«Сәнәгать җитештерүе» икътисади эшчәнлек төре буенча  җитештерелгән  продукция күләме 20 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк. Май экстракцияләү заводы өлеше 71% яки 14,9 млрд сум тәшкил итә, шикәр заводының өлеше 11% яки 2,3 млрд сум, 0,3%ы энергетика комплексы предприятиеләренә һәм 16%ы эшкәртү производствосының кече предприятиеләренә туры килә.

Агымдагы елда җитештерү индексының кинәт артуы көнбагыш маена һәм шикәр комына бәяләр артуга бәйле, натураль чагылыштагы продукция җитештерү күләме «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятендә бераз арткан һәм «Чишмә шикәр заводы» җәмгыяте предприятиесендә, яңартып корганнан соң заводны эшләтеп җибәрүгә бәйле рә-вештә, бераз кимегән.

КЕЧЕ ҺӘМ УРТА ЭШМӘКӘРЛЕК

2020 елда коронавирус инфекциясе эшкуарлык эшчәнлегенә үз төзәтмәләрен кертте, аз үсеш алган, зур булмаган предприятиеләр үз эшен ябарга мәҗбүр булдылар, бу кече эшмәкәрлек субъектлары санына йогынты ясады – ул 3%ка кимеде яки 29 предприятие юкка чыкты.

Әмма эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары кече предприятиеләр санын күбәйтергә һәм пандемиягә кадәрге чор дәрәҗәсеннән 0,3%ка һәм 2020 ел дәрәҗәсеннән 2,6%ка арттырырга мөмкинлек бирде. Хәзерге вакытта 1286 кече эшмәкәрлек субъекты бар.

Кризиска каршы чаралар – субсидияләр, салым һәм салым булмаган преференцияләр,  шул исәптән эш белән тәэмин ителүчеләр санын саклап калуга юнәлдерелгән компенсацияләр, дәүләттән финанс ярдәм, турыдан-туры субсидияләр, ташламалы кредитлар, эшкуарлык сәгатьләре инфраструктурасы кече эшмәкәрлек субъектларында эш урыннарын саклап калырга булышлык итте, шәхси эшмәкәрләрне исәпкә алып, үз эшен ачучылар санын 6815 кешегә кадәр арттырырга мөмкинлек бирде, 2021 елда һөнәри керемнәргә салым буенча сынау проекты ел дәвамында 1113 кешегә үз эшен ачарга мөмкинлек бирде.

Кече предприятиеләр әйләнеше, зур һәм урта предприятиеләр катнашлыгында гомуми әйләнештә 16% чагыштырмача авырлык белән, 3,7 млрд сум тәшкил итте.

2021 елда барлыгы 50 эшмәкәрлек сәгате үткәрелде, 65 проект һәм проблемалы мәсьәлә каралды, 350дән артык консультация бирелде, игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 3,6 млрд сум тәшкил итте. Эшкуарлар финанс ярдәм күрсәтү мөмкинлеге сорап мөрәҗәгать итте (барлык мөрәҗәгатьләрнең 34%ы), җиргә бәйле мәсьәләләр – 63%, мөлкәткә бәйлеләре – 21%, башка мәсьәләләр 12% тәшкил итте. Әлеге вакытта «Эшмәкәрлек сәгате»ндә каралган 20 проект тормышка ашырылган; 10 проект туктатылган, гамәлгә ашырылуы гаризачылар тарафыннан билгеләнмәгән 28 проект һәм 7 ният буенча эш тәмамланмаган. 21 млн сумлык финанс яр-дәм күрсәтелде, шулай ук муниципаль программа, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Авыл хуҗалыгы министрлыгы линияләре буенча турыдан-туры субсидияләр бирелде.

ТӨП КАПИТАЛГА ИНВЕСТИЦИЯЛӘР 

Бюджет акчаларын исәпкә алмыйча, инвестицияләр күләменең өч тапкырга артуы көтелә һәм ул 1,9 млрд сум тәшкил итәчәк. Әлеге үсеш, беренче чиратта, Чишмә шикәр заводының җитештерү куәтләрен камилләштерү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыруга бәйле, биредә инвестицияләр күләме 1,5 млрд сум тәшкил итә. Шулай ук «Башкир-агроинвест» җәмгыяте, Агротехнологияләр үзәге, май экстракцияләү заводы һәм башка зур предприятиеләрнең инвестицияләре дә бу күрсәткечкә йогынты ясады. 2020 елда инвестиция күләмнәренең 42%ка кимүе «Башстат» инвестицияләре күләмен янәдән исәпләү белән аңлатыла, мәсәлән, «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыяте предприятиесенең Ырынбур өлкәсендә предприятиеләр комплексы төзелешенә салынган инвестицияләрнең 1,8 млрд сумы төбәк статистикасында күренә. Предприятиеләрнең инвестициясе, бюджет акчасын да кертеп, 2,2 млрд сум тәшкил итәчәк.

Гомумән алганда, соңгы елларда инвестиция керемнәренең үсеш темплары уңай, үткән елларда уртача күрсәткеч 1 млрд сум тәшкил итте һәм, 2022–2025 елларда гамәлгә ашырырга планлаштырылган инвестиция проектларына таянып, инвестицияләр күләме буенча уртача күрсәткеч 2021 елда 2 млрд сумнан артык булды һәм арытаба елларда 3 млрд сумнан артык булачак. Башкортстан Республикасы Чишмә районының өстенлекле инвестиция проектлары исемлегендә күләме 8 млрд сумлык 8 проект тәкъдим ителә. Бу ел башында Исемлеккә гомуми күләме 1 млрд сумнан артык булган тагын 5 проектны кертү планлаштырыла.

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Үткән елның июлендә фаразланганча, 2021 елда авыл хуҗалыгы тармагында тулаем продукция күрсәткече 16,8%ка кимеде, моңа коры һава шартлары сәбәп булды. Әмма барлык культуралар уңышының (бөртеклеләрнең 49%ка, шикәр чөгендеренең 24%ка, көнбагышның 63%ка, бәрәңгенең 10%ка) түбән булуына карамастан, азык-төлек кәрзине буенча куллану бәяләре индексының 11,8%ка һәм җиләк-җимешләр буенча 29,5%ка артуы безгә авыл хуҗалыгының барлык категорияләре буенча тулаем продукция бәясен 1,5%ка киметергә мөмкинлек бирә (бу чагыштырма бәяләрдә 6,5 млрд сум) һәм гамәлдәге бәяләрдә 2,5%ка (6,8 млрд сум) үсеш тәшкил итәчәк. Үсемлекчелек буенча тулаем продукция күләме – 56,9%, бөртекле һәм майлы культураларга, тамыразыкка бәяләр үсүен исәпкә алып, 111,5% индекс белән 3,7 млрд сум, терлекчелектә индекс 98,2%, яки 2,9 млрд сум тәшкил итәчәк, бу мөгезле эре терлекләр санының, ит һәм сөт продукциясен җитештерү күләмнәренең кими баруына бәйле.

ТОРАКНЫ КУЛЛАНУГА ТАПШЫРУ

29 мең 192 квадрат метр, яки 2020 ел дәрәҗәсенә караганда, 100,2%ка күбрәк, торак куллануга тапшырылды, бәяләр үсеше 2021 елда төзелеш материалларына бәяләрнең кинәт артуы белән бәйле. Халык төзегән йортлар мәйданы 24,8 мең квадрат метр. Ленин урамында күп фатирлы йортны сафка кертү күрсәткечләрнең 4,9%ка артуына китерәчәк (бер кешегә якынча 31,8 квадрат метр тәшкил итәчәк).

Төп социаль-икътисади күр-сәткечләр буенча, хәтта шәһәр округлары һәм шәһәр тибындагы зур сәнәгать районнары үзәген исәпкә алып, республика буенча лаеклы урын алып торабыз: халык саны буенча 19нчы, миграция үсеше буенча 9нчы, табигый үсеш буенча 47нче урындабыз. Республика буенча табигый үсеш коэффициенты -2,5, район буенча -3,8 промилле тәшкил итә.

Чишмә районы сәнәгать күләмнәре буенча 12нче, үсеш темплары буенча 9нчы урында, республиканың сәнәгать җитештерүе индексы – 104,9%, районда – 150,5%.

Инвестицияләр үсеше темпы 163,6%, республикада 103,5%, салынган акчаларның гомуми күләме буенча 8нче, үсеш темпы буенча 12нче урындабыз. Торакны сафка кертү күрсәткече буенча – 14нче, предприятиеләрдә хезмәткәрләр саны буенча – 19нчы, хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча 15нче урындабыз (үсеш индексы – 111,2%, республика  буенча – 107,7%).

Аграр тармак җитештерү күләмнәре буенча бишенче, ә үсеш темпы буенча 7нче урында тора, авыл хуҗалыгы продукциясе үсеше индексы 117,8%, ә республикада 83,1% тәшкил итә. Эшсезлек күрсәткечләре буенча без 31нче урында (1,3%, республика буенча 6,44%), шул ук вакытта соңгы 10 елда 2,1–2,3% эшсезлек дәрәҗәсе буенча 62нче урында идек.

Икътисадның һәм социаль тармак күрсәткечләренең уңай динамикасы сакланачак: сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күләмнәре үсеше, төзелеш күләмнәре, инвестицияләр һәм ваклап сату әйләнеше үсеше, предприятиеләр табышы, хезмәт хакы, халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелү, бала табу яшендәге хатын-кызларның артуы һәм вафат булучылар санының кимүе исәбенә халыкның табигый артуы фаразлана.

Әлеге вакыттагы бурычыбыз – 2021 елда ирешелгән нәтиҗәләрне саклап калу һәм арттыру, шулай ук киләчәктә социаль-икътисади үсешкә уңай йогынты ясаячак әлеге процессларны әкренләп арттыру мөһим. Әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен муниципаль район гомумдәүләт проектларында актив катнашачак, аларны тормышка ашыру уңай нәтиҗәләр китерәчәк, шулай ук Чишмә районының географик, инвестицион, агросәнәгать куәтләрен тулысынча файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

Үткән елга йомгак ясап...
Үткән елга йомгак ясап...
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас