Чишмэ
+15 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
6 Января 2022, 10:36

Яңа ел бер булса да, йоласы төрлечә

«В лесу родилась елочка» җырының сүзләрен шагыйрә Раиса Кудашева иҗат иткән.

Яңа ел бер булса да, йоласы төрлечәЯңа ел бер булса да, йоласы төрлечә
Яңа ел бер булса да, йоласы төрлечә

Ул бер кыз баланың поездда шул җырны башкаруын ишеткәнче үз шигыренең популяр җырга әйләнүе турында белмәгән дә.

Рәсәйдә тәүге Раштуа чыршылары фонарьлар, гирляндалар, веноклар, алмалар һәм кәнфитләр белән бизәлгән килеш сатылган.

Яңа ел чыршысы астына бүләкләрне тәүгеләрдән булып немецлар куя башлаган, ә Рәсәйдә бу йола XIX гасырның икенче яртысында барлыкка килгән.

Риваять буенча, чыршыга элү өчен пыяла шарлар 1848 елда Германиядә барлыкка килгән. Моңа кадәр чыршыны алмалар белән бизәгәннәр, ә ул елны алма уңышы аз булган. Шуңа күрә бу җимешләрне пыяла шар белән алыштырырга булганнар.

Рәсәйдә яңа ел җитүе турында сәгатьләр сугуы хәбәр итә. Сәгать эчендәге 11 кыңгырау көй чыгара.

Аларны махсус чүкеч хәрәкәткә китерә, кыңгырауларга сугып бом, бом, бом дигән тавыш чыгара!

Испаниядә теләкләрне тормышка ашыручы йола бар. Сәгать 12не суккан арада һәр сугуга бер җимеш исәбенә 12 виноград ашарга кирәк. Испания кибетләрендә Яңа елга хәтта кабыгыннан һәм төшләреннән тазартылган 12 виноград яки консервланган җимешләр сатыла. Яңа елны авызга виноград тутырып каршы алу бик күңелле!

Борынгы заманда агачлар гадәттән тыш көчкә ия, аларда яхшы яки начар рухлар яши, дип исәпләгәннәр. Крестьяннар агачлар ачуланмасын һәм уңышны киметмәсен өчен, ботакларына бүләкләр элгәннәр. Мәңге яшел чыршы үзенчәлекле агач булып саналган һәм үлемсезлекне символлаштырган.

Яңа ел бер булса да, йоласы төрлечә
Яңа ел бер булса да, йоласы төрлечә
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас