Чишмэ
+8 °С
Ясно
Гомуми мәкаләләр
30 Декабря 2021, 08:05

Яңа ел каникуллары

Башкортстанда эш атнасы тәмамланып килә, алда озайлы Яңа ел каникуллары көтә, ул 10 көн дәвам итәчәк, дип хәбәр итә БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Яңа ел каникулларыЯңа ел каникуллары
Яңа ел каникуллары

Рәсәй Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсенә ярашлы, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнварда – Яңа ел каникуллары, 7  гыйнварда – Раштуа бәйрәме – ял көннәре булачак. Хезмәткәрләрнең ял һәм бәйрәм көннәрен нәтиҗәле файдалану максатында, якшәмбегә туры килгән 3 гыйнвар көне 31 декабрьгә күчерелә. 2022 елда 1 һәм 2 гыйнвардагы бәйрәм көннәр шимбә һәм якшәмбегә туры килә, шуңа күрә шимбәгә туры килгән 1 гыйнвар көне – 3 майга, якшәмбегә туры килгән 2 гыйнвар 10 майга күчерелә. Шулай итеп, Яңа ел каникуллары уңаеннан, 2021 елның 31 декабре, 2022 елның 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8 һәм 9 гыйнвары эшләми торган бәйрәм һәм ял көннәре булып санала. 2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе, эш көне кыскартылмый.

Яңа ел каникуллары
Яңа ел каникуллары
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас