Чишмэ
-4 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
29 Декабря 2021, 04:33

Хәйрия акциясе дәвам итә

23 декабрьдә Чишмә районында «Теләкләр чыршысы» акциясе башланды. Яңа ел – могҗизалы вакыт.

Район Советы депутаты Эдуард Вәлиев (рәсемдә сулда) Айрат Ибраһимовның хыялын тормышка ашырып рульле чана сатып алачакРайон Советы депутаты Эдуард Вәлиев (рәсемдә сулда) Айрат Ибраһимовның хыялын тормышка ашырып рульле чана сатып алачак
Район Советы депутаты Эдуард Вәлиев (рәсемдә сулда) Айрат Ибраһимовның хыялын тормышка ашырып рульле чана сатып алачак

Балачакта һәркем Кыш бабайга хат язып, теләкләренең тормышка ашуын көтә торгандыр, мөгаен. Бу хыяллар, һичшиксез, чынга ашарга тиеш! Район Советы депутатлары һәм район җитәкчеләре шулай дип хәл иттеләр. Яңа ел алдыннан алар авыр хәлдә калган балаларның теләкләрен тормышка ашыручы тылсым ияләре булдылар.

Быел район Хакимияте бинасында Чишмә балаларының теләкләре белән 18 открытка эленгән чыршы куелды. Хакимият башлыгы Ришат Мансуров иң беренче булып чыршыдан ике открытка алды. Балаларның берсе велосипед, икенчесе курчак турында хыялланам, дип язган. Ришат Әнис улы аларның теләген тормышка ашырырга вәгъдә итте.

Монда нинди генә теләкләр юк иде: телефоннар, планшетлар, уенчык машиналар, чаналар һәм футболчы формасы турында хыялланучылар бар. Ә Редик Ибраһимов барысын да шаккатырды – ул кар көрәге турында хыяллана икән.

БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Айдар Якуповка һәлак булган волонтерның уллары – Мансур белән Данил Әсфәндияровларның теләкләре язылган открытка эләкте. Айдар Вәгыйз улы аларны шул ук көнне әниләре белән үзенең эшенә чакырды һәм тантаналы шартларда сәгать һәм «Лего» конструкторы бүләк итте. Бу хакта ул социаль челтәрләрдәге битендә язып чыкты.

– Бүген Радик Әсфәндияровның уллары Мансур белән Данилның теләген тормышка ашырдым. Алар әниләре Любовь Юрьевна белән безнең предприятиегә кунакка килделәр. Җылы һәм дустанә мохиттә балаларның киләчәккә планнары турында фикер алыштык. Мансур белән Данилга әтиләре – волонтер Радик Әсфәндияровның лаеклы уллары булуын телим! Радик пандемия чорында волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашты, кызганычка каршы, COVID-19 вирусы аны аямады. Радик Әсфәндияров турындагы якты истәлек кешеләр күңелендә һәрвакыт сакланыр.

Исегезгә төшерәбез, «Теләкләр чыршысы» – хәйрия проекты, аның максаты – авыр хәлдә калган балаларның Яңа ел хыялларын тормышка ашыру. 

Алар күптән көткән бүләкләрен һәм шуның белән бергә якты һәм җылы тәэссоратлар да алдылар.

Хәйрия акциясе дәвам итә
Хәйрия акциясе дәвам итә
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас