Чишмэ
+30 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
27 Декабря 2021, 12:44

Балыкларны коткарыйк!

Кыш көне буа һәм күл өсләре боз белән капланганга күрә, балыклар һава җитмәү сәбәпле һәлак була. Күрше Авыргазы районында моңа юл куймас өчен сулыкларны ачу буенча чаралар үткәрелә. Күбрәк фотолар безнең сайтта

Балыкларны коткарыйк!Балыкларны коткарыйк!
Балыкларны коткарыйк!

Әлеге акцияне оештыручы эколог Мидхәт Хәсәнов үз алымнарын камилләштереп тора. Күптән түгел ул туңмый торган бәке ачу ысулын уйлап тапкан. Бозны тишкәч, өстен 10–15 сантиметр кар белән каплыйлар. Шул рәвешле юеш кардан «кое» барлыкка килә. Аның өстен юка гына боз катламы белән каплыйлар, аннан соң 30 сантиметр калынлыкта кар өяләр. Мондый «кырмыска оясы»  аңа озак вакыт катмый торырга мөмкинлек бирә.

Яңа алым экологның туган авылы Кшәнне буасында да авыл халкы, волонтерлык һәм җәмәгать оешмалары, район хакимияте һәм республиканың киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашлыгында сынап каралды. Әлеге эшкә балыкчылар да кушылды. Моның өчен борау һәм көрәк кенә кирәк, шул рәвешле сез дә балыкларны коткара аласыз!

Балыкларны коткарыйк!
Балыкларны коткарыйк!
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас